Гөрләде өмәләр.ФОТОРЕПОРТАЖ
Бу көннәрдә сугышчан һәм хезмәт даны мемориал-комплекысында да ремонт-реконструкция белән бергә өмәләр дә бара. Мемориал-комплекс кипкән яфраклардан чистартыла, кайткан туфрак таратыла, чәчәк утырту өчен түтәлләр ясала. Өмәләр 9 майга кадәр дәвам итәчәк.
Районда зиратларны төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә: коймалары яңартыла, мәңгелек йортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язып эленә, зират йортлары эшләнә. Яз башында зурлап өмәләр үткәрү дә матур традициягә әйләнде. Быел район үзәгендә бу чара 27 апрель көнне үтте.
Балта-пычкы, сәнәк-тырмалар белән коралланган оешма-предприятие хезмәткәрләре иртәнге сәгатьтә үк зиратка җыелды. Алар килүгә эш фронты билгеләп куелган иде инде. Кипкән үлән һәм яфрак калдыкларын аерым урынга җыйдылар. Корыган агач ботаклары һәм яшь үсентеләр машиналарга төялде. Ул көнне зиратта 5 берәмлек техника да эшләде. Барлыгы 6 машина чүп түгелде. Мини-трактор ачык урыннарны курадан, киселгән агач тамырларыннан, чүп-чардан арындырды. Каберлекләр арасыннан чыгарылган яфракларны яндырганда куркынычсызлык максатында янгын сүндерү машинасы кизү торды.
– Ни кызганыч, Мөслимдә мондый өмәләргә халык битараф. Зиратларны да, урамнарны да оешма-предприятиеләр чистартырга тиеш, дигән ялгыш фикердә алар. Зиратларда чистарту эшләре бер көн белән генә чикләнми. Авылдашлар үзләренең якыннарының каберләрен генә булса да карап, чистартып торсын иде. Чистартканнан соң чүпне чардуганнар арасына өеп калдыру да бизәми. Сукмак һәм юлларны да чүп-чардан арындырырга онытмасагыз иде, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.
Авыл җирлекләрендәге зиратларда өмәләр 2, 3, 4 май көннәрендә узачак. Авылга һәм анда яшәүче халыкка бәяне җирлектәге зиратның торышына карап бирәләр. Үзебез гомер кичергән йортларны карап, чистартып торган кебек, мәңгелек йортыбызны да җыештырып, төзекләндереп торырга тиешбез.
Чисталык икеайлыгы кысаларында тирә-юнебезне яшелләндерүгә дә аерым игътибар бирелә. 22 апрельдән “Татарстанда – чиста урманнар” акциясе старт алды. Ул 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда яшел хәзинәбезне каты көнкүреш калдыкларыннан, башка чүп-чардан арындыру, урманнардагы аншлагларны, мәгълүмати щитларны һәм ял итү урыннарын яңарту күздә тотыла. Мөслим урманчылыгы җитәкчесе Рәфил Асылгәрәев сүзләренә караганда, бу чорда 5 гектар мәйданда урман фонды чистартылачак.
– Әлегә төп игътибар агач утыртуга юнәлдерелде. Агачы киселгән 6 гектар мәйданда нарат үсентеләре утырттык. Үсентеләр үзебезнең Усы урманчылыгы питомнигында үстерелде. Бу язда барлыгы 20 гектар мәйданда агач утыртырга планлаштырабыз, – ди Рәфил Асылгәрәев.
Районда агач утырту буенча яңа проектка старт бирелде. Аның кысаларында авыл җирлекләрендә 1 гектардан да ким булмаган мәйданда агач үсентеләре утыртылырга тиеш.
– Мөслимдә исә 20 гектар агач утырту күздә тотыла. Ул район үзәгенә килеп керүче биш юнәлештә – олы юл буйларына утыртылачак. Бу күләмле һәм игелекле эштә авылдашларыбыз активлык күрсәтер, дип ышанабыз, – ди Рунар Сәхбетдинов.
Әлфинур Ногманова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев