Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Гадәттән тыш хәлләр буенча өйрәнүләр

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, 2023 елда төрле объектларда куркынычсызлыкны һәм кешеләрнең иминлеген тәэмин итү максатыннан ТР МК карары расланган.

 Шуның нигезендә  Мөслим районы территориясендә гражданнар оборонасы буенча штаб күнекмәләрен әзерләү һәм сыйфатлы үткәрү максатында чаралар оештырылды.

Гражданнар оборонасы җитәкчесе Ирек Салихҗанов катнашында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча өйрәнүләр ел саен уздырыла. Быелгы тренировка  Колхоз урамындагы ике күпфатирлы йорт янында оештырылды. Бирегә райондагы 11 служба вәкилләре җыелды.

Чарага гражданнар обороносы буенча җаваплы җитәкчеләр, эвакуация кабул итү комиссиясе, кабул итү пункты әгъзалары килде. Бер төркем җаваплы җитәкчеләр Югары Табын авылы мәдәният йортында урнашкан кабул итү пунктында булдылар. Биредә башка шәһәрләрдән эвакуацияләнүчеләрне каршы алу, озату оештырылган

Көтелмәгән хәл килеп туган очракта кешеләрне саклап калу максатыннан Мөслим авыл җирлеге урнашкан бинаның подвалы саклану корылмасы итеп ясалган. Биредә капиталь ремонт эшләре яз көне башкарылган.

Мөслим лицее районда беренче номерлы эвакуация кабул итү пункты булып тора. Ел саен үткәрелүче өйрәнүләрдә катнашалар. Экстремаль ситуацияләр килеп чыккан очракта эвакуацияләнгән халыкны каршы алырга һәм урнаштырырга әзер икәнлекләрен белдерәләр.

Өйрәнүләр вакытында тиешле службалар гадәттән тыш хәлләргә әзер икәнлекләрен расладылар. Алга таба да мондый чаралар бары тик уку гына булып калсын иде.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев