Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

ФОТОКОНКУРС: Яңа ел уенчыгы

Бу көннәрдә һәр җирдә, һәр йортта Яңа ел исе килә, бәйрәм рухы сизелә. Урамнарда чыршы күтәреп баручыларны да күрергә мөмкин. Күпләр инде чыршыларн уенчыклар белән бизәргә дә өлгерде. Иң матур уенчык кемдә икән? Шуны ачыклау өчен без фотоконкурс игълан итәбез.

Фотоконкурста катнашу өчен үзегездә булган иң матур, иң кызыклы, бәлки, иң истәлекле, иң кадерле чыршы уенчыгының фотосурәтен Мөслим матбугат үзәге почтасына (muslimau@rambler.ru) яки "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Без - мөслимлеләр!" төркеменә юлларга кирәк. Әлеге уенычкны сайлавыгызның сәбәбен дә аңлатып язсагыз иде. Конкурска фотолар 28 декабрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгегә нәтиҗә 30 декабрьдә ясала.

Конкурс таләпләре буенча катнашучыларның социаль челтәрләрдәге безнең төркемнәргә язылган булуы шарт. ("В контакте"да - "Без - мөслимлеләр!", "Одноклассник"ида - "Мөслим яңалыклары" һәм "Инстаграм"да - musluminform" төркеме.

Катнашучының исем-фамилиясен күрсәтергә онытмагыз!

Җиңүче тавыш бирү юлы белән ачыклана.

БҮЛӘГЕБЕЗ - Яңа елга татлы букет!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев