Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Фаиза" 16-18 тонна сөт эшкәртә

Күпереп пешкән ак күмәчкә ипи калынлыгы май ягып, сөтле чәй эчкән кечкенә улының башыннан сыйпап, әни кеше үзалдына: “Бәхетең-тәүфыйгың булсын, улым!” – дип кабатлый.

Бу көннәрдән соң төгәл 30 ел үткән. Майлы ипи яраткан бәләкәй малай – бүген җирлегебездәге иң зур эшмәкәрләрнең берсе. “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативын җитәкләүче Фаит Шәйморзин – шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөтне җыючы да, халыкка эш урыннары бирүче дә. Тойгелде авылында яңа цех ачып, төрледән-төрле сөт продуктлары җитештерүче Фаит – игелекле иганәчеләрнең берсе дә әле. Шәхси эшен ул 2009 елда башлап җибәрә. 
– Кечкенәдән тәвәккәллеге, куркусыз булуы белән аерылып торды улым. Уйлаган эшен ахырына җиткерми туктамады. Гаиләдә өлкән бала булгангамы, таякның авыр башы да аңа төште, хуҗалыктагы эшләрнең күбесе аңа йөкләнә иде. Мәктәптән соң, һөнәри-техник көллияттә умартачы һөнәрен үзләштереп, мелиорация оешмасында умартачы булып эшли башлады. Эшләгән чорда читтән торып, авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлеген тәмамлады. “Әни, 30 баш умартаны 50гә җиткердем”, – дип, соңрак “100 баш булдылар бит, әни!” – дип сөенүен бүгенгедәй хәтерлим әле, – дип искә ала Нәзилә апа. 
... Үзгәртеп кору җилләре аларның гаиләсен дә читләтеп узмый. Коммуналь хуҗалыкта бухгалтер булып хезмәт куйган Нәзилә апа эштә кыскартулар буласын ишетеп ала. 
– Әни белән тәвәкәлләдек тә, халыктан сөт җыярга булдык. Шәхси эшмәкәрлекнең башланып килгән чоры – 2005 елның башы иде бу. “Газель” машинабыз бар иде. Нарат Асты, Мәлләтамак авылларыннан сөт җыеп тапшырдык. Ул вакытта Мөслимнең коры сөт заводына халыктан сөт җыеп тапшыручылар бер без генә түгел идек. Баштагы чорларда керем мактанырлык булмады, билгеле. “Мантып булыр микән? Дөрес адым ясалдымы?” дигән уйлар да үтте баштан. Ләкин артка чигенәсе, тукталасы килмәде, – ди Фаит. 
Әкренләп эшләре алга китә. Тырыш, намуслы хезмәт нәтиҗәседер – районның калган авыллары да нәкъ менә аларга сөт тапшырырга теләк белдерә. Халыктан җыйган сөткә вакытында һәм канәгатьләнерлек акча түләү дә зур роль уйный. Моңа кадәр чиләк-чиләк сөтен очсыз хакка тапшырган авыл халкы: “Болай да була икән!” – дип, тел шартлата. 
– Без сөт җыя башлаган елларда Мөслим коры сөт заводын Әхмәтфатыйх Зарипов җитәкли иде. Фаит белән иртәнге сәгатьләрдә күзне ертып ачабыз да авылларга сөт җыярга кузгалабыз. Хәлдән таеп, заводка кайтып бушатабыз. Әле дә истә: берсендә Фаит завод тәрәзәләренә озак кына карап торды да: “Әти, бу завод барыбер минеке булачак. Киләчәктә сөтне үземә тапшырачаклар. Мин ул сөттән әллә нәрсәләр ясаячакмын әле, менә күрерсең!” дигән иде. Ул вакытта мин бернәрсә дә эндәшмәдем. Үзалдыма елмаеп: “Иии, хыялый балакаем”, – дип кенә куйдым. Көнне төнгә ялгап эшләсә, эшләде – максатына иреште. Шулай инде ул, таш ярып булса да, теләгенә ирешә, – ди әтисе Фоат абый. 
Фаит Шәйморзин “Фаиза” кооперативына 2009 елда нигез сала. Тойгелде авылында буш торган бинаны сатып алып, сөтне биредә җыя башлый. Баштагы елларда район авылларыннан җыйган сөтне суытып, фильтрлап, эшкәртү заводларына озата. Әкренләп, кооператив эшчәнлеген киңәйтә башлый. “Фаиза”га сөтне Мөслимнән генә түгел, Сарман, Әлмәт, Минзәлә районнарыннан һәм күрше Башкортостан Республикасыннан да китерә башлыйлар. 
2017 елда Тойгелде авылында сөт эшкәртүче мини-завод сафка баса. Кооперативта сөт продуктлары җитештерү өчен дәүләт ярдәме белән кирәкле җиһазлар алынган. 14 миллион сум грантка алынган җиһаз-җайланмалар эшне сыйфатлы һәм тоткарлыксыз алып барырга ярдәм итә. Бүген заводка килгән сөтнең 12 тоннасыннан ак май, эремчек, ряженка, икешәр төрле кефир һәм катык, сыр, йогурт эшләнә. Сөт продуктлары Мөслимдәге сәүдә нокталарына һәм Яр Чаллы шәһәренең “Чаллы икмәге” кибетләренә озатыла. 50-55 тонна сөтне суытып, чистартып, Пермь шәһәрендәге “Кунгурмолком”, Удмуртиядәге “Увамолоко” сөт комбинатларына җибәрәләр. 
– “Фаиза” кооперативында көнгә 16-18 тонна сөт эшкәртелә. Барлыгы 32 кеше хезмәт куя. Киләчәктә сыр заводы төзергә планлаштырабыз. Ходайга шөкер, янәшәмдә терәк булырлык әти-әнием, гаиләм, туганнарым бар. Энем Айнур – уң кулым. Һәр эштә аңа таянам, аның белән киңәшләшәм. Үз эшеңне башлап җибәрү өчен кешедә тәвәккәллек, куркусызлык, үҗәтлек кебек сыйфатлар булырга тиештер. Берәү алдый, икенчеләр алдана торган заманда яшибез. Шулай булгач, халыкның ышанычын югалтырга ярамый. Намус дигән төшенчәне беркайчан да җуйганым булмады. Сыйфатлы продукция җитештерү, хезмәткәрләргә вакытында акча түләү, яңалыкка омтылу – минем яшәү принцибым, – ди Фаит. 
Җирлегебездә менә шушындый максатчан, тәвәккәл, тырыш эшмәкәр гомер кичерә. Тормыш иптәше Зөлфия белән гаиләдә ике кыз үстерә алар. Кызының исемен йөртүче “Фаиза” кооперативы матур, көяз кызлар кебек көннән-көн үсә бара. 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев