Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшмәкәрләр өчен файдалы очрашу

Банк хезмәткәрләре шәригать таләпләренә туры килүче банк продуктлары тәкъдим иттеләр

 

“Мизгел” яшьләр үзәгендә эшмәкәрләр өчен файдалы очрашу узды. Очрашуда  банк вәкилләре, район башлыгы Альберт Хуҗин һәм районда эшләп килүче эшмәкәрләр катнашты. Чарада сүз шәригать таләпләренә туры килүче банк продуктлары белән куллану хакында барды. Банкның транзакцион бизнес буенча идарә җитәкчесе Илдар Абдуллин эшмәкәрләрне хәләл кредитлар, ислам карталары, ислам счетларын ачу һәм башка банк тарафыннан тәкъдим ителүче продуктларны алу тәртипләре һәм яңалыклары белән таныштырды. Очрашу ахырында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев