Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшлекле дүшәмбе

Район башлыгы катнашындагы атналык киңәшмәдә актуаль сораулар каралды.

Район Советының актлар залында атналык планлаштыру киңәшмәсе узды. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин алып барды.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә махсус хәрби операциядә катнашучы Метрәй авылы егете Шамил Баевка күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдергән Рәхмәт хаты килгән.  Аны гвардия часте гвардия подполковнигы А.Буйлов юллаган. Киңәшмәдә Рәхмәт хаты Шамилнең әти – әнисе Лилия һәм Данил Баевларга тапшырылды.

Озак еллар районда спортны үстерүгә һәм пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен Илшат Фазлыевка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Киңәшмәдә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясенең башлануы турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль – мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова чыгышы тыңланды.

Октябрь авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов  авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитет тарафыннан беренче яртыеллыкта башкарылган эшләр белән таныштырды.

Район башлыгы  урып – җыю эшләре, юл төзекләндерү мәсьәләләренә тукталды, күрсәтмәләр бирде.

 Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев