Эшебезне барлап, киләчәккә атлап!
Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин белән әңгәмәбез – җирлегебездә башкарылган эшләр турында.
Җирлегебезне төзекләндерү, социаль-икътисадый яктан үстерү максатында соңгы елларда күп эш башкарыла. Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин белән әңгәмәбез – җирлегебездә башкарылган эшләр турында.
– Рамил Хәмзович, сөйләшүебезне районның икътисадый торышыннан башлыйк әле. 2018 ел төгәлләнеп килә. Бүген инде ниндидер нәтиҗәләр дә ясарга мөмкиндер. Узып баручы елга нинди бәя бирәсез?
– Мөслим районыда 671 эшмәкәрлек субъекты, шул исәптән 283 кече һәм урта, 388 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Кече эшмәкәрлек буенча районда тулай территориаль продуктның 58 проценты авыл хуҗалыгына туры килә. Быел район буенча 123 834 тонна икмәк җыеп алынды һәм 10 айда 4366 тонна ит реализацияләнде. Җирлегебездә быел яңа компания – “Август-Мөслим” агрофирмасы эшли башлады. “Намус”, “Туган як” агрофирмалары, фермер хуҗалыклары да уңышлы эшли. Районга быел авыл хуҗалыгы өчен заманча 34 трактор, 20 чәчү комплексы, 25 ашлык комбайны, 11 үзйөрешле сиптергеч кенә кайтты! Кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере кебек техник культуралар янәдән кулланылышка керде. Техник культуралар биләгән мәйдан гына да 12 мең гектарны тәшкил итте.
Кошчылыкның үсештә булуы сөендерә. Кошчы фермерларыбыз яңа комплексларны сафка бастыра, торакларга реконструкция ясый. 2013 елда кошчылык белән 8 фермер шөгыльләнсә, быел аларның саны 27гә җитте. Шунысы сөенечле: районыбыз эшмәкәрләре бүген эшчәнлекләрен киңәйтә бара, беренчел продукцияне чимал буларак кулланып, аны эшкәртеп, икенче төр продукция итеп сатуга өстенлек бирә. Мөслим эшмәкәрләрен республикада яхшы беләләр. Авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче “Агромастер” компаниясе продукциясен бүген чит илләргә дә сата. Шунысын да әйтергә кирәк: быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 119,1 процент тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч буенча Мөслим – республика районнары арасында дүртенче урында.
– Социаль-икътисадый юнә-лештә башкарылган эшләрдән иң күләмлесе һәм иң сөенечлесе дә юллар мәсьәләсен уңай якка хәл итү булгандыр, мөгаен?
– Әйе, республикада юллар төзелеше һәм ремонты өчен иң күп финанс ярдәме алучыларның берсе Мөслим районы булды. Районда 25 хөкүмәт программасы тормышка ашырыла һәм шуларның иң күләмлеләре юллар белән бәйле. Мөслим – Иске Сәет юнәлешендә 12 километр озынлыгында юл салынды. Язгы-көзге пычракта машина белән түгел, җәяү дә йөри алмаслык юллар торышы яхшы якка үзгәрде. Автотрассага гына түгел, шушы юнәлештәге Тат. Бүләр, Мари Бүләр, Иске һәм Яңа Сәет, Үрәзмәт авылларына да асфальт юл керде. Мөслим – Актаныш юлында 4 километр юлда реконструкция ясалды. Сәфәр, Тат. Смыловка, Бикмәч авылларындагы ел саен төзекләндерелүче юлларга гравий түшәлде. Төрле программалар кысаларында 28 авылда 12 километрдан артык гравий юл салынды. Район үзәге Мөслимдә быел Кооператив урамына реконструкция үткәрелде. Максатыбыз иң зур һәм машиналар иң күп йөргән урамда шоферлар өчен дә, җәяүлеләр өчен дә уңайлыклар тудыру иде. Биредә, өр-яңадан асфальт җәелеп, тротуарлар ясалды. Урамны яшелләндерү өчен агачлар утыртылды. Кооператив урамында эш киләсе елда да дәвам итәчәк.
– Рамил Хәмзович, элек-электән авыл халкын борчыган тагын берничә мәсьәлә бар: су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту. Бу юнәлештә һәм, гомумән, халыкның көнкүреш проблемаларын хәл итү буенча нинди эшләр башкарылды?
– 2018 елда авылларны су белән тәэмин итү буенча программа кабул иттек. Бу юнәлештә эш башланды гына әле. Әлеге проект зур чыгымнар таләп итә. 70-80 елларда төзелгән су линияләре искергән, күбесе – авария хәлендә. Проект кысаларында 16 авылда су линияләренә реконструкция башладык. 7 авылда өстәмә санитар зона төзелде, 13 скважина алыштырылды. 13 авылга яңа насос алдык, 6 чишмә төзекләндерелде. Бу юнәлештә башкарасы эшләр байтак әле. Су линияләрен яңарту эшен дәвам итәргә кирәк. Чишмәләрне төзекләндереп бетерәсе бар. Авыл урамнарын яктырту юнәлешендә дә эш дәвам итә. Хөкүмәт программалары кысаларында җирлегебездә 400гә якын яктырткыч куелды. Шәһәрдәме ул, авылдамы – һәркемнең матур яшисе килә! Бүген тротуар сораучы авыллар бар. Балалар мәйданчыклары, парклар һәр авылга да барып җитсен иде. Биш ел элек хөкүмәт программасы буенча ремонтланган юллар да бүген янәдән төзекләндерү сорый. Шунысы борчый: хөкүмәт программаларының берсе булган үзара салым акчасы кайбер авылларда ел саен чүплекләрне рекультивацияләү өчен тотыла. Без эшне башлаганда районда 300дән артык санкцияләнмәгән чүплек бар иде. Алар юк ителде. Тик, авылларда махсус техника белән чүп җыюга карамастан, теләсә кая чүп түгүчеләр һаман да бар әле. Узган ел, яңа 45 чүплек ачыкланып, аларга рекультивация ясалды. Быел авылларда тагын 22 чүплеккә рекультивация ясадык. Ел саен чүплекләрне юк итү өчен 1,5 млн сум, шул исәптән халыктан җыелган үзара салым акчасы тотыла. Бу акчаны төзекләндерү, ремонт-төзелеш эшләре өчен тотарга булыр иде, югыйсә.
– Җирлегебез көннән-көн үзгәрә, матурлана, төзекләнә. Җирлегебездәге үзгәрешләрне күрми, бәяләми мөмкин түгел. Инфраструктура үсешеннән тыш, социаль объектларда да үзгәреш күп. Аларның күбесе “яңа күлмәк кия”. Ел саен берничә учреждениегә ремонт үткәрелә...
– Киләчәккә инвестиция дип, без, гадәттәгечә, мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирәбез. Быел да хөкүмәт программалары кысаларында ике мәгариф учреждениесенә – Яңа Усы һәм Вәрәшбаш мәктәпләренә капиталь ремонт-реконструкция үткәрдек. Метрәй, Рус. Шуган, Югары Табын мәктәпләрендә һәм Мөслим лицеенда өлешчә ремонт ясалды: кайда – түбә, кайда тәрәзәләр алыштырылды. Быел “Мизгел” яшьләр үзәгенә дә ремонт белән кердек. Хөкүмәтебезнең мәдәният учакларына ярдәме зур. 2018 елда гына да 10 мәдәният йорты ремонтланды. Республика программасы нигезендә Олы Чакмак һәм Тойгелде мәдәният йортларына капиталь ремонт ясалды. Баек, Яңа Карамалы, Метрәй авыллары мәдәният йортларында күләмле эш башкарылды. Биналарны ремонтлау белән бергә аларның тирә-юне дә эшләнде, койма коелды, парковкалар ясалды...
– Әйе, бүген һәр бина, күпфатирлы һәр йорт янында машина кую урыннары бар. Балалар мәйданчыклары кече авылларга да куела башлады. Халыкның яшәү шартларын яхшырту, уңайлыклар тудыру буенча районда күп эшләнә. Районда барган яшелләндерү, төзекләндерү эшләренә дә аерым тукталыйк әле, Рамил Хәмзович.
– Быел гына да райондашларыбыз көче белән җирлегебезне яшелләндерү өчен Мөслимдә һәм авылларда 13 мең төп агач, 8 мең куак, шул исәптән 2 мең декоратив агач утыртылды. Бу эш киләсе елларда да дәвам итәчәк. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек максатында “Сугышчан һәм хезмәт даны” мемориаль комплексында реконструкция эшләрен башладык. Быел биредә брусчатка җәелде. Киләсе елга мемориаль комплекста өстәмә юллар ясау, яктырткычлар кую күздә тотыла. Авылларда да сугыш кырында ятып калганнар истәлегенә куелган обелисклар яңартыла. Авыл мәдәният йортларын ремонтлаудан тыш аларның тирә-юнен төзекләндерү, яшелләндерү буенча эш бара, социаль объектларның территорияләре койма белән әйләндереп алына. Быел күпфатирлы алты йортка капиталь ремонт керде. Шул ук вакытта әлеге йортларның ишегаллары да төзекләндерелде, машина кую урыннары, балалар мәйданчыклары ясалды. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үзләре үк йорт территориясенә чәчәкләр утырта. Халык матурлыкны күрә, бәяли. Бер авылда балалар яки спорт мәйданчыгы ясалса, икенче авылга да шундый ук мәйданчык сорыйлар. Авылларда да спорт мәйданчыклары, парклар булдырыла.
– Район күләмендә башкарылган һәр эштә халык үзе дә актив катнаша. Бүген җирлегебезне төзекләндерү, яшелләндерү буенча өмәләрдә дә актив катнашучылар күп.
– Күп эшләребез халык тарафыннан хуплана һәм күбесе халык белән, өмә җыеп башкарыла. Җирлекне яшелләндерүме ул, чистарту, җыештыру буенча узган өмәләрме – барысында да халык активлык күрсәтә. Халыкның тирә-юньгә мөнәсәбәте үзгәрә, райондашларыбыз үзләренең йорт-ихаталарын да төзекләндерәләр, матурлыйлар, бер-берсен уздырып бизиләр, чәчәкләр утырталар. Авылның төсе, йөзе үзгәрә, көнкүреше яхшыра. Бер яктан, халкыбыз өмәләрдә физик көче белән ярдәм итсә, икенче яктан, үзара салым программасында катнашып, җирлегебезне төзекләндерүгә тагын бер өлеш кертә. Авыл җирлеген төзекләндерүдә, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә үзара салымның роле зур. Алты ел дәвамында үзара салым программасында катнашып, кайбер авыллар икенче сулыш алды. Президентыбыз ярдәме белән тормышка ашырылучы үзара салым проектын быел да хупларга чакырам. Президент программалары киләчәктә дә җирлегебездә уңышлы эшләр, дип өметләнәбез. Җирлегебез матур яшәсен, матур булсын өчен, әлбәттә, үзебез дә өлеш кертергә тиеш. 18 ноябрь көнне узачак референдумда актив катнашып, уңай тавыш биреп, җирлегебезне тагын да төзекләндерергә чакырам.
– Райондашларыбыз референдумда актив булыр, дип ышанабыз, Рамил Хәмзович. Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Эшегездә уңышлар телибез.
Әңгәмәдәш – Римма Афзалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев