Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ел елга охшамас

Республика районнарында гадәттән тыш хәл игълан ителде.

Корылык булуга карамастан, Мөслим районы басуларында чагыштырмача уңыш бар, ди белгечләр. Быел уҗым культуралары – 13,4 мең, язгы-бөртекле культуралар – 36 мең, техник культуралар 19 мең гектар мәйданда утыртылды.
– Кеше планлаштыра, ә Аллаһы Тәгалә үзенчә эшли, дигән әйтем бар. Быел игенчелек тармагына туры килә торган гыйбарә бу. Узган елдагы кебек рекордлы уңыш җыеп алып булмасы көн кебек ачык. Басу-кырлар дымга сусады. 3 июльдән Татарстанның 43 районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Мөслим районы дә әлеге исемлеккә кертелгән. Сәбәбе – республикадагы корылык. Ул чәчүлекләргә тискәре йогынты ясый. Гадәттән тыш хәл режимы азык-төлек куркынычсызлыгын булдырмау өчен кертелә. Чәчүлекләрен иминиятләштергән агрофирмалар һәм фермер хуҗалыкларына, “гадәттән тыш” хәл кертелү сәбәпле, зыян күргән иген мәйданнары өчен финанс ярдәме кайтарылачак, – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 14 июль санында

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев