Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“ЭкоЯз” конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Ике ай дәвамында барган “ЭкоЯз” конкурсына йомгак ясалды

“ЭкоЯз” җиңүчеләре!

Чисталык икеайлыгы кысаларында 1 апрельдән 31 майга кадәр районда “ЭкоЯз” конкурсы үтте. Катнашучыларның активлыгына карап әлеге конкурска нәтиҗәләр ясалды һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Бүген район хакимиятенең актлар залында “ЭкоЯз” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү чарасы үтте.

“Иң яхшы экогаилә” номинациясендә җиңүчеләр дип Нәгыймовлар гаиләсе табылды. Мөслим авылының Кооператив урамы 27нче йорт адресы буенча урнашкан ишегалды “Иң яхшы экоишек алды” исемен алды. Әлеге ишегалдының чисталыгы, матурлыгында Дәминовлар гаиләсенең хезмәте зур.

Шулай ук, балаларга белем бирү учреждениелары арасында активистлар билгеләнде. "Күбәләк" балалар бакчасы “Иң яхшы экобалалар бакчасы” исемен алды. Гимназия - “Иң яхшы экомәктәп” исеменә лаек булды

Җиңүчеләргә Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Рәмилә Сәләмова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев