Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Егетләргә ярдәм оештырылды

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез бар халыкны берләштерде. Иникенче тапкыр гуманитар ярдәм юлга кузгалды.

Райондашларыбыз һәм күрше - тирә районнарда яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыйды. Мәлләтамак авылы клубы берничә атна эчендә егетләребезгә аталган әйберләр белән тулды.

Уңган хуҗабикәләр бергә җыелып токмач кистеләр, консервалар ясады, маскировкалау сеткалары үрде, балалар хатлар язды. Машиналарга запас частьләр, җылы оекбашлар, урын-җир әйберләре, су савытлары, көзге муллык, кер юу машинасы, төзелеш материаллары, дарулар һәм башка бик күп әйберләр алып киленде. Булган әйберләрне барлап, тәртипләп тутыру да күмәк көч белән башкарылды.
Бу - дуслык, туганлык, теләктәшлекнең күркәм күрсәткече.

Әлеге ярдәмгә үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез! Егетләребезнең тиз арада исән-сау әйләнеп кайтуын телибез!

Фотолар - администрациянең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев