Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Дүшәмбе киңәшмәсе

Мөслим муниципаль район башлыгы һәм җитәкчеләр катнашында атналык киңәшмә узды.


Район башлыгы Альберт Хуҗин язгы чәчү эшләре барышы белән таныштырды, узган атналарда үткән чараларга тукталды, киләсе атналарга бурычлар куйды.

Тәбрикләнүчеләр:
"ТРда яшәүче балигъ булмаганнарның иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе – 2024" республика бәйгесендә җиңү яулаган мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Аяз Бәдртдинов балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең дипломы белән бүләкләнде.

Яңа вазыйфага билгеләнүчеләр:
Мансур Нәбиев – “Мизгел” яшьләр үзәге директоры итеп билгеләнде.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Альберт Шакиров райондагы оператив хәл турында сөйләде. Җитәкче уяу булырга, мошенникларг кармагына алданмаска чакырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова Бөек Җиңү бәйрәмен үткәрүгә нәтиҗә ясады, чараны оештыруда активлык күрсәткән оешма коллективларына рәхмәт белдерде.

Аяз Бәдртдинов мәктәптән тыш эшләр үзәгенең еллык эшчәнлегенә анализ ясады,  Республикакүләм ярышлар үткәрүдә ярдәм күрсәткәне  өчен район башлыгына рәхмәтен җиткерде.

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Мөнирә Идиятуллина 2023 елда башкарылган эшләр хакында сөйләде, агымдагы елга куелган бурычлар турында искәртте.

Фотолар – администрациянең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев