Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Дөнья минем өчен – кара төсләрдә”

15 октябрьдә Халыкара ак таяк көне үткәрелә. Әлеге дата күрү сәләте начар кешеләргә игътибарны җәлеп итү максатында билгеләп үтелә.

– Таяк – күрмәүче кешеләр символы гына түгел, аларның “күзләре дә”. Таяк белән җиргә төртеп алар юлдагы киртәләрне ачыклый, – ди күз табибы Нәкибә Гайнетдинова. – Күз күреме начараюга күпчелек – үзләре сәбәпче. Кайберәүләр вакытында дәваланырга теләми. Метил спирты эчү, эчкечелек тә сукыраюга китерергә мөмкин.
Районда тома сукыр – унбер, күзләре начар күрүче биш кеше бар. Сукырларның икесе картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яши. Югары Табын авылында гомер итүче Әхмәт Вәлиевка 77 яшь. Ул 1992 елда тормыш иптәше Роза белән Үзбәкстаннан күчеп кайта.

– Әхмәтнең әнисе – каенанам Нәгыймә тумышы белән Мөслим районыннан. Үзбәкстанда демонстрацияләр башлангач, ике улыбызны алдык та, Мөслимгә кайтып төпләндек. Икебез дә фермада эшләдек, – ди Роза апа.
Моннан җиде ел элек Әхмәт абыйның күзенә республика хастаханәләренең берсендә операция ясала. Глаукомага ясалган операция уышсыз була, Әхмәт абый сукырая. Шул көннән башлап челтәр катлавы җәрәхәтләнгән ир-егетнең тормышы үзгәрә.

– Тормыш иптәшем белән район үзәгенә азык-төлек алырга бардык. Кайтканда, күз алларым караңгыланып, юл томанда калган төсле булды. Юл кырыена туктадым да: “Бу минем соңгы мәртәбә руль артына утыруым булды”, – дидем. Шул
көннән башлап җиде ел мин дөньяны кара төсләрдә генә күрәм, – ди Әхмәт абый.

“Әнкәйнең күзенә ак төшкән иде. Хәләлемнең сукыраюы, бәлки, нәселдән киләдер”, – ди Роза апа. Әхмәт абый табибка иртәрәк күренергә, дәвалану курсларын да иртәрәк үтәргә кирәк булгандыр дигән фикерне җиткерде.

– Операциядән соң авыр күтәрергә, көчәнергә ярамый. Ир-ат эшләми түзәме инде?! Күзләре күргән кеше үзенең ни дәрәҗәдә бәхетле булуын аңламый, – ди Әхмәт абый. – Биш вакыт намазымны калдырмыйм. Догаларымны укып, Аллаһка мөрәҗәгать итәм: “Бәхетле көннәремне кайтар”, – дим. Күзләрем күрә башласын иде! Бу – минем иң зур хыялым!
Йортта җиһазлар җиде ел дәвамында урыныннан күчерелмәгән. Шуңадыр Әхмәт абый өйдә җиңел ориентлаша. Шкафның кайсы почмагында нинди дару төймәсе ятканын да, үзенә кирәкле башка әйберләрнең кайда саклануын да белә.

– Күңел күзе белән күрә Әхмәт. Әле кичә генә су фильтрын алыштырды. Мунча яга ала, бакча эшләрендә дә булыша. Район һәм дөнья яңалыклары белән кызыксына. Телевизордан “Яңалыклар” тапшыруын даими тыңлый.
Кыйммәтле түбәтәй алу мөмкинлеге булса да, Әхмәт абый ерак бабасыннан калган кәләпүшен яратып кия. Аның әби-бабалары дини булган.

– Бу түбәтәйгә 100 елдан артык. Безнең нәселнең тарихи мирасы, истәлеге, минем өчен бик кадерле ядкәр ул, – ди Әхмәт абый. – Намазга күзләр сукырайганчы бастым. Ярый әле өйрәнгәнмен, сукыр килеш догаларны истә калдыру авыр булыр иде.

Лилия Шәймиева фотосы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев