Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Догада булыйк, әниләр! (фоторепортаж)

Район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары белән очрашты.

Очрашу Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылды. Анда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре, тормыш иптәшләре чакырылган иде. 

“Махсус хәрби операция башланганнан бирле күңелдә бер борчу яши: исән-саулар микән, кайчан кайтырлар? Хәлегезне аңлыйм. Яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын сезгә! Сезнең догалар егетләрне саклап йөртсен!” – диде Альберт Хуҗин, бәйрәм белән котлап, һәм шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтүче ике анага чәчәкләр тапшырды.

Район прокуроры Данис Әхмәтҗанов та изге теләкләрен җиткерде. Әниләр исә хис-кичерешләре белән бүлеште. 

– Солдат әниләре, солдат хатыннары өчен һәр минут – сәгать, һәр сәгать – көн, көн мәңгелек кебек тоела. Һәр ананың йөрәге бик сизгер, аларның балаларга булган мәхәббәте беркайчан да сүнми. Безнең мәхәббәт аларны ныгыта, авыр минутларда көч бирә. Сезгә зур ихтыяр көче, өмет һәм түземлек телим, – диде улын көтүче Наилә Шәрифуллина.

Римма Афзалова

Римма Афзалова фотолары

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 март санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев