Чыгарылыш кичәсе үткәрелде (фоторепортаж)
Төп хәбәр

Чыгарылыш кичәсе үткәрелде (фоторепортаж)

49 укучының 19ы бердәм дәүләт имтиханнарын быел югары балларга тапшырды.

Кичә З. Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган егет-кызлар өчен чыгарылыш кичәсе үткәрелде. 

49 укучының 19ы бердәм дәүләт имтиханнарын быел югары балларга тапшырды. Укучыларның 9ы мәктәпне - алтын, 12се көмеш медальгә тәмамлады. 

Мөслим гимназиясе укучысы Илина Бариева химиядән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды. Чарада Илина, аның әти-әнисе Ләйсән һәм Ларис Бариевлар, химия укытучысы Венера Семенова аерым хөрмәтләнде. 

Кичә, гадәттәгечә, саубуллашу вальсы белән тәмамланды. Ул безнең Вконтакте төркемендә турыдан-туры трансляцияләнде. 

Гөлназ Җәлилова репортажы.
Фәридә Гайнетдинова фотолары.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев