Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Чираттан тыш утырыш уздырылды

Санитар-профилактика эпидемиология комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

Район хакимиятенең актлар залында санитар-профилактика эпидемиология комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Утырышта комиссия членнары, видео режимда авыл җирлекләре башлыклары, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары катнашты. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль – мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова алып барды. Җаваплы җитәкчеләр район территориясендә балаларда күзәтелүче кызамык авыруының беренче очрагы теркәлү турында хәбәр иттеләр. Бүгенге көндә 5 бала Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләймәнов авыруны таратмау һәм профилактикалау максатында үткәрелүче чаралар турында таныштырды. Марина Бәдретдинова барлык мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына һәм фельдшерларга халык арасында аңлату эшләре алып барырга, саклану чараларын төгәл үтәүне тәэмин итүдә ярдәм итүне тәэмин итүне сорады.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев