Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

БӘЙРӘМ БҮЛӘК ИТТЕК

Ел саен Россия төбәкләрендә халкыбызның милли бәйрәмен үткәрергә ярдәм итү, милләтебезгә, ватандашларыбызга татар халкының, шул исәптән Мөслим төбәгенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәтү, милли бәйрәм рухы өстәү өчен Татарстан Республикасы хөкүмәте кушуы буенча Мөслимебездән ерактагы өлкәләргә чыгу матур традициягә әйләнде.

Быелгы сәфәребез бездән 800 км ераклыктагы Свердлау өлкәсе Сабантуена тәгаенләнде. Сабантуйның 20 июльгә билгеләнүе соңгарак калуны күрсәтсә дә, аңа өлкәдә дөньякүләм чара үткәрелү сәбәп булган икән. Чит төбәкләрдә сабантуй үткәрү буенча безнекеләрнең бай тәҗрибәсе бар. Шулай да Татарстан Республикасы исеменнән бару безгә зур җаваплылык өсти, җитмәсә, Свердлау өлкәсендәге Татарстан Республикасының даими вәкиллеге җитәкчелеге дә бу хакта гел искәртеп тора. Аларның борчылуы да урынлы. Соңгы тапкыр без өлкә Сабантуенда 2012 елда Екатеринбург шәһәрендә булган идек. Шуңа күрә районның оештыру комитеты эшне сабантуйның мәдәни-милли ягын да, Сабантуй кунакларына хезмәт күрсәтүнең нечкәлекләрен дә искә алып оештырды. Таң беленер-беленмәс үк юлга чыккан район делегациясе Свердлау өлкәсенең Сысерть районы Кадников авылында урнашкан “Ак ат” шәһәр арты клубы янындагы сабантуй үтәчәк мәйданга килеп җиткәндә, Мөслим мәдәният йортының иртәрәк киткән егетләре корылмаларны корып каршы алдылар. Бәйрәмгә әзерлек белән танышырга килгән ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, район башлыгы Рамил Муллин эшкә уңай бәя бирделәр. Сабантуй мәйданында, Мөслим, Башкортостанның Яңавыл районы ишек алдыннан тыш, Свердлау өлкәсе районнарының 15 милли ихатасы корылган. Хөрмәтле кунаклар өчен сабантуй милли ихаталар белән танышудан башланды. Мөслимлеләр кунакларны “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбленең татар биюе һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Кунакларны район башлыгы Рамил Муллин озатып йөрде. Алар зур кызыксыну белән экспонатлар, сәүдә рәтләре, мастер-класслар белән таныштылар, киләсе елда узачак татар авыллары федераль Сабантуена кадәр район белән танышып китәргә дә теләк белдерделәр. Сабантуйның үзәк сәхнәсендә Татарстанның һәм Башкортостанның сәнгать осталары белән бергә Мөслим районы иҗат коллективы да чыгыш ясады. Икенче сәхнә Свердлау өлкәсе сәнгатькәрләренә бирелде. Мөслимлеләрнең чыгышын тамашачылар гына түгел, кунаклар да бик яратып карады, рәхәтләнеп видеога төшерде. Пролог тәмамлануга ук Свердлау өлкәсе мәдәният министры Светлана Учайкина урыннан ук алган тәэсирләрдән рәхмәтен җиткерергә ашыкты: “Татарстанцы, вы молодцы!”Пролог ахырында районыбызның танылган җырчылары Гүзәл Галиева һәм Илфират Зәйниев “Мин яратам сине, Татарстан!” җырын башкарганда мөслимлеләрнең республикабыз Татарстан белән бергә Мөслим белән дә горурланулары бөтен хәрәкәтләрендә, йөзләрендә чагылуын сукыр гына күрми калгандыр. Сабантуй кунакларын өлкә губернаторы Евгений Куйвашев исеменнән аның урынбасары Азат Салихов котлады. – Свердлау өлкәсендә сабантуйны яраталар һәм, зурлап, бөтен халык белән билгеләп үтәләр. Июль аенда 39 шәһәрдә һәм бистәдә сабантуйлар үтте. Өлкә Сабантуе, традиция буларак, Уралда яшәүче төрле милләт вәкилләрен җыя. Бу – өлкәдә нәтиҗәле милли вәзгыять үткәрелүне, этникара мөнәсәбәтләрнең үсә баруын, җәмгыятьтә тату һәм килешеп яшәүне раслаучы бер дәлил, – диде ул. ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев сабантуйда катнашучыларга ТР Президентының котлауларын һәм теләкләрен җиткерде, Сабантуйдан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Башкортостан Республикасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбиров исеменнән котлау сүзләрен Башкортостанның хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов җиткерде. – Без регионда сабантуйларны бөтен халык белән бәйрәм итүнең традициягә әйләнүе белән горурланабыз. Еллар үтсә дә, бәйрәм көчен югалтмый, ә күпләрнең күңелләрен яулый бара. Ул төрле милләт кешеләренең дусларча аралашуына, киләчәккә ышаныч тудыруга, шатлык бүләк итүгә хезмәт итә. Күңеллелеге, спорт уеннары белән төрле яшьтәге, төрле милләттәге һәм диндәге кешеләрне берләштерә, татулык, дуслык сыйфатларын тәрбияли. Гасырлар дәвамында сабантуйның гореф-гадәтләре күпмедер үзгәреш кичерсә дә, хезмәт кешесен хөрмәтләү үзгәрешсез калды. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр – чын геройлар, – дип билгеләп үтте Свердлау өлкәсе Законнар чыгару җыены рәисе Людмила Бабушкина. Сабантуй кунакларын котлап, ТР Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин, Башкортостан Республикасы Яңавыл районы башлыгы Илшат Вазигатов, Свердлау өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Башкортостан Республикасының даими вәкиле Амур Хәбибуллин, Сысерть шәһәре округы башлыгы Дмитрий Нисковских һ. б. чыгыш ясады. Сабантуйда татарча көрәш, юртаклар ярышы, спорт уеннарына зур игътибар ителә. Аларда катнашучылар да, тамашачылар да бик күп. Бүләкләр дә саллы: юртаклар ярышында җиңүчегә – Герда кушаматлы саф токымлы бия, Сабантуй батырына – җиңел машина һәм традицион сарык. Оештыручылар сүзләренә караганда, Сабантуй иганәчеләр ярдәме белән үткәрелә икән.Сабантуйга килгән һәркем татар җырларын рәхәтләнеп тыңлый, һәркемдә – бәйрәм кәефе! Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, җырчылар Илһам Шәрипов, Зәринә Хәсәншина, Башкортостанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин һ. б. артистлар аларның күңелләренә канат куйгандыр. Профессиональ җырчылар белән бергә чыгыш ясаган Мөслим җырчыларының да, Мөслим биючеләренең дә Сабантуйның матур бизәге булуларына сокланмый, шатланмый мөмкин түгел. Ерак араларны якын итеп килгән мөслимлеләрнең үзләренең дә кәефләре күтәренке, йөзләре шат. Чөнки милләттәшләребезгә теләктәшлек күрсәттеләр, бергәлекне расладылар, татарның мәркәзе булган Татарстаннан килеп, Сабантуйның һәр кунагына бәйрәм бүләк иттеләр. Алай гына да түгел, Мөслимдә туган яки тамырлары белән Мөслим районыннан чыккан, Свердлау өлкәсендә яшәп, төпләнеп калган якташларыбыз белән очрашудан туган җирнең, туган туфракның нинди дәрәҗәдә кадерле булуын аңладылар. Тойгелде авылыннан 1980 елларда киткән Әлфис Мәгалимов, Сабантуйга гаиләсе белән килгән, мәктәпне тәмамлауга бу якларга киткән Әндереш егете Рөстәм Камалов, Яңа Сәет авылында туып үскән, армия сафларында хезмәт иткәннән соң Свердлауда төпләнеп калган Зәки Сәмигуллин һ. б. сагынуларын яшермәделәр. “Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил”, – дип, юкка гына җырламыйлар шул!.. Свердлау җиреннән кайтыр ерак юлга кузгалдык. Иксез-чиксез урманнар юл буйлап озата бардылар да төн караңгылыгына кереп югалдылар. Ә безнең күңелләрдә, Сабантуйда булган һәркемдә Свердлау өлкәсе Сабантуе якты хатирә булып калыр, күңел дәфтәреннән әле бик озак еллар югалмас.Сабантуйлар тәмам. Быелга гына. Илләрдән илләргә, гасырлардан гасырларга күчеп, Сабантуйлар шулай дәвам итсен! Ә безгә, бергәләп туган җиребездә гомер итеп, матур хезмәт куеп, сабантуйларны буыннан-буынга күчереп гөрләтергә насыйп булсын!

Свердлау өлкәсе – РФ субъекты, Урал федераль округына керә. Башкаласы – Екатеринбург. Аңа 1723 елда нигез салынган. Өлкә – Уралның иң эре регионы. Мәйданы – 194,3 мең кв.км.Халкы – 4,3 млн кеше, шулардан руслар – 3,7 млн (90,6 %), татарлар – 144 мең (3,5 %), башкортлар – 31 мең (0,8 %). 32 шәһәр – өлкә, 15 шәһәр район буйсынуында. Территориясенә 96 шәһәр тибындагы бистә, 1821 авыл урнашкан. Ел саен Россия төбәкләрендә халкыбызның милли бәйрәмен үткәрергә ярдәм итү, милләтебезгә, ватандашларыбызга татар халкының, шул исәптән Мөслим төбәгенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәтү, милли бәйрәм рухы өстәү өчен Татарстан Республикасы хөкүмәте кушуы буенча Мөслимебездән ерактагы өлкәләргә чыгу матур традициягә әйләнде.

 

Рушат СОЛТАНОВ, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе.

Венера Мирхаҗиянова фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев