Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бәйрәм белән - район башлыгы Рамил Муллин котлавы

Бөтен татар дөньясы быел сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтә. Бу - милләтебезнең иң зур бәйрәме. Халык милләт булып яшәсен, аның теле, мәдәнияте сакланып калсын өчен, шагыйрь туктаусыз көрәшкән. Аның әсәрләре туган халкына, туган жиренә чиксез хөрмәт хисләрен чагылдыручы гимн булып яңгырый, иҗатында халык мәнфәгатьләре, милли-әхлак...

Бөтен татар дөньясы быел сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтә. Бу - милләтебезнең иң зур бәйрәме. Халык милләт булып яшәсен, аның теле, мәдәнияте сакланып калсын өчен, шагыйрь туктаусыз көрәшкән. Аның әсәрләре туган халкына, туган жиренә чиксез хөрмәт хисләрен чагылдыручы гимн булып яңгырый, иҗатында халык мәнфәгатьләре, милли-әхлак кануннары, телне саклау ихтыяҗлары калку сурәтләнә.

Соңгы сулышына кадәр милләт хәсрәте, халык язмышы өчен борчылган халык шагыйре бүген дә әдәбиятнең алгы сафында баруын дәвам итә, бүген дә милли аң үсешенең юлбашчысы булып кала.

Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү дәвам итә. Быел Мөслим урта мәктәбенә Тукай исемен бирү турында кайгыртырга, Мөслимдә Тукай проспекты, Тукай скверы төзергә дигән карарлар кабул иттек. Максатыбыз - милләтебез язмышы өчен битараф булмаган, аны бөек үрләргә илтердәй яшь буын тәрбияләү. Бөек шагыйребез үрнәгендә күңелләребездә ватанпарвәрлек, милләт язмышы өчен борчылу хисләре артсын, үзебезгә һәм балаларыбызга Тукайны бөек иткән асыл сыйфат - милләт язмышы белән яшәү насыйп булсын.

Рамил Муллин,

муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X