Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Булганнан бар да була

Райондашларыбыз – Үрәзмәт башлангыч мәктәбе укытучысы Гүзәлия Шәйгәрданова укучысы Адель Закиров һәм Тат. Бүләр урта мәктәбе укучысы Газинур Шәйгәрданов белән күптән түгел генә Мәскәүдә булды. РФ Дәүләт Думасында узган яшь уйлап табучыларны – “21 гасыр кулибиннары” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасыннан мөслимлеләр яхшы кәеф белән кайтты. Алар “Яшь техниклар һәм уйлап табучылар”ның VI Бөтенроссия конференциясендә Рәхмәт хаты һәм дипломнар белән бүләкләнде.

– Мин, яшь уйлап табучыларның җитәкчесе – “Ел остазы” буларак, Мәскәүгә Татарстаннан биш бала алып бардым. Төркемдәге алты кешенең өчесе Үрәзмәт авылыннан булуы аерым игътибарга лаек. Россиянең танылган уйлап табучылары буларак, безне бик җылы каршы алдылар. Россиянең барлык регионнарыннан да иң яхшы уйлап табучы балалар катнашты әлеге чарада. Укучым Адель Закиров балаларны һәрьяклап үстерергә ярдәм итүче урындык – “Busy seat” белән Казанда үткән Кулибиннар ярышында беренче урынны алган иде. Газинур инде алты ел рәттән республикада җиңү яулый. Февраль аенда башкаланың ЭКСПО халыкара күргәзмәсендә катнашып бүләкләндек. Апрель аенда Казан аграр университеты үткәргән “Кече Ватаным” дип аталган конкурста да, “21 гасыр Кулибиннары” бәйгесендә дә Газинур беренче урынны алды. Июнь аенда Россия буенча үткән Rukami конкурсында катнашты, – ди, сөенеп, Гүзәлия апа. 
Газинур Шәйгәрдановның быелгы проекты “Тегермән “Ура” дип атала. Алты ел эчендә алар 9 проект ясарга, төрле җайланмалар уйлап табарга өлгергәннәр. Уйлап табучыларның Халыкара күргәзмәсенә инглиз телендә проект һәм видеоларны Индонезия башкаласы Джакартага җибәргәннәр. Бүген, түземсезләнеп, аның нәтиҗәләрен көтәләр. Газинурның алдагы ел конкурслары өчен “Теплица-матрёшка”лары инде әзер. Теплица бик яхшы сынау үткән. Анда үстергән редисканы Шәйгәрдановлар – апрельдә, кыяр, шалкан һәм җиләкләрне май уртасында ашый башлаган. Анда помидорлар да тәмлерәк пешә, ташкабак һәм кәбестә, кавын белән борыч та бик тиз өлгерә икән. 
– Быел республикада узган конкурс һәм күргәзмәләрдә өч тапкыр җиңү яуладык. “Мөслим йолдызлары” фестивале кысаларында оештырылган күргәзмәдә безнең эшчәнлек хакында район башлыгы һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесеннән җылы сүзләр ишетеп куандык, – ди Гүзәлия Шәйгәрданова. 
– Миңа 7 яшь чагында әти-әни белән бергәләп машина-карават җыйдык, шуның белән Кулибиннар конкурсында катнаштык. Иң яхшы уйлап табучы буларак мине Мәскәүгә – Кремль сараенда узган Яңа ел бәйрәменә дә чакырдылар, – ди Газинур. 
Гомумән, Шәйгәрдановлар гаиләсендә һәркем – уникаль! Кызлары Альбина да, мәктәптә укыганда әтисе белән бишек-карават ясап, уйлап табучылар бәйгесендә катнашкан. Шәйгәрдановлар, республика күләмендә үткәрелгән “Күркәм гаилә” конкурсында ике тапкыр катнашып, “Уникаль гаилә” номинациясендә җиңү яулады. 
Гүзәлия фән, техника белән мавыгып кына калмый, бакчачылыкны да ярата. Кайда тели, нәрсә тели, кайчан тели – шунда әйбер утырта. “Бакчагызны урап чыкмалы түгел”, дип шакката дусларыбыз. Шулайдыр да! Бездә гадәти яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән бергә груша, слива, виноград, барбарис, персик, абрикоска кадәр үсә. Маракуйя, гранат, әстерхан чикләвеге, кипарис... Кыскасы, юк нәрсә юк бакчабызда, – ди тормыш иптәше Илдар абый. 
Моннан тыш бакчаларында караҗиләк, күк җиләк, мүк җиләге, нарат җиләге кебек безнең җирлек өчен ят җимешләр дә үсә әле. Шәйгәрдановлар гаиләсе әнә шулай барысына да өлгерә, актив тормыш белән яши. Төп хезмәтләреннән, бакча караудан тыш, ихата тутырып мал-туар асрыйлар. Әтиләре Мирзагабит ага – авылның имам-хатыйбы. Гаилә нигезенең ныклы, балалар һәм оныкларның иманлы һәм тәрбияле булуында аның да өлеше зур. 
Лилия ШӘЙМИЕВА. 
Фото – Гүзәлия Шәйгәрданованың гаилә 
архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев