Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Бәхетле балачак" дип исемләнгән бәйрәм узды (Фоторепортаж)

Узган чарада 300дән артык бала катнашты

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан ел да төрле чаралар уза. Иң бай күңел ачу программасын быел "Мизгел" яшьләр үзәге белән берлектә мәктәптән тыш эшләр үзәге, "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, китапхәнә, музей, балалар сәнгать мәктәбе һәм "Игелек уят" волонтер хәрәкәте әзерләгән иде. Мөслимдәге "Курай" паркында оештырылган "Бәхетле балачак"дип исемле чарада 300дән артык бала катнашты. Бәйрәмдә район мәктәпләре укучылары, балалар бакчалары,шулай ук аз керемле, күпбалалы һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар күңел ачты. Алар өчен кызыклы уеннар белән берлектә флешмоб, җыр-бию, сюрпризларда әзерләнгән иде. Сәнгать мәктәбе укытучылары "Мөслим тылсымчылары" дип исемләнгән асфальтта акбур белән рәсем конкурсы оештырды. Бәйгедә катнашкан эшләр арасыннан өч номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Аларга истәлекле бүләкләр, грамоталар тапшырылды. Балалар өчен спорт, интерактив уен, иҗат мәйданчыклары эшләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев