Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бердәмлек белән көчле без

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм озатылды.

Район халкы бу мәсьәләдә бик актив. Кемдер таләп иткәнгә түгел, ә күңел киңлегеннән, йөрәк кушуы буенча эш итә. Хәрбиләр өчен махсус киемнәр тегәләр, маскировка челтәре үрәләр. Өй токмачы да әзерлиләр, яшелчәләр дә киптерәләр. Госпитальдә дәваланучылар өчен махсус киемнәр дә тегәләр. Кемнең кем икәнлеге авыр чакта беленә, диләр. Районыбыз авылларында яшәүчеләрнең бер-берсе белән ярыша-ярыша игелек кылуы күңелне сөендерә.

– Коры душ ясап карадык. Дорнит тукымасын билгеле бер үлчәмдә кисеп, аңа махсус гель тамызабыз һәм пакетка тыгабыз. Су тамызгач, ул күбекләнә, шуның белән тәнне сөртергә, чистартырга була, – ди волонтер Людмила Игошева. – Моннан тыш коры душ җыелмасында тәнне корытып сөртү өчен шакмаклы сөлге һәм куллану тәртибе язылган инструкция дә бар.

Җәлил бистәсеннән киптерелгән ашлар әзерләп китергәннәр. Бер кешегә исәпләнгән җыелмага биш төрле аш һәм ботка салынган, берәр пакетик чәй һәм кофе да куйганнар. Аш өчен бөтен яшелчәләрне һәм итне башта пешерәләр, аннан киптерәләр. Әзер ашларны вакуумлы яки зип-пакетларга тутыралар.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 июнь санында укыгыз.

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев