Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Белем бәйрәме

Бүген бөтен Россия буенча Белем бәйрәме үтте. Мөслим районының 185 нәние бүген тәүге тапкыр мәктәп бусагасыннан атлады. Бу бәйрәм бигрәк тә беренче һәм унберенче сыйныфка укырга керүче балалар өчен шатлыклы һәм җаваплы.

Район мәктәпләрендә узган тантаналы чараларда укучылар, укытучылар һәм ата-аналар бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләре кабул итте. Район башлыгы Альберт Хуҗин укучыларга җылы текләкләрен җиткерде. Балаларның иминлегенә зур игътибар юнәлтү максатыннан, районыбызның беренче сыйныф укучылары район башлыгыннан бүләк итеп яктылык кайтаргыч значоклар кабул итте. ТР Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин Татарстан Республикасы Рәисенең мөрәҗәгатен җиткерде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина балаларга яңа уку елында уңышлар теләде. Аның теләкләренә җавап итеп чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарда сынатмаска вәгъдә итте. Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин да укучыларга, укытучыларга үгет-нәсихәтләрен җиткерде.

Чаралар ахырында, гадәттәгечә, барлык укучылар өчен яңа уку елының беренче кыңгыравы чыңлады.

Мөслим политехника техникумы укучылары өчен дә яңа уку елы башланды. Студентлар да, Белем көненә җыелып, район башлыгының тәбрикләү сүзләрен тыңлады.

Рәмилә Сәләмова репортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев