Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

«Бәхет» скверы ачылды (+фоторепортаж)

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Мөслим үзәгендә тантаналы шартларда тагын бер матур ял итү урыны - «Бәхет» скверы ачылды.

Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты. "Мөслимдә яшәү - үзе зур бәхет", - диде үзенең чыгышында. Скверга ул гаиләсе белән килгән иде. 

Сквер кызыл тасма кисү церемониясе белән ачылды. Мәйдан уртасына Мөслим символы - пар каз скульптур композициясе урнаштырылган. Аның авторы Фазыл Шиаповка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды. Рәссам-скульптор үзе дә чарага гаиләсе белән килгән иде. 

Тантанада Яңа Карамалы авылында гомер итүче Асылгәрәевләр гаиләсе катнашты. 62 еллык парлы тормышта 4 балага гомер биреп, бүгенге көндә аларга 8 онык һәм 6 оныкчык тәрбияләргә ярдәм итүче Тимерхан һәм Әлфинә Асылгәрәвләргә район башлыгы "Мәхәббәт hәм тугрылык өчен" медален тапшырды.

Чара мөслимлеләрнең төнге утлар белән балкучы скверда уздырылган зур фотосессиясе белән тәмамланды.

 Г. Җәлилова фоторепортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев