Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Батырлар безнең арада яши

​​​​​​​Шуганка авылына – әти-әнисе янына кунакка кайткан райондашыбыз Марсель Бәдретдинов батырлык үрнәге күрсәтте.

4 август көнне Шуганкада янгын чыга. Марсель Бәдретдинов ялкын телләре ялмап алган йорттан 83 яшьлек әбине алып чыга. Рәзинә белән Сабирҗан Хафизовларның йорты яна башлаганда Марсель үзләренең ишегалдында була.

– Бакчадагы печәнне чабарга әзерләнеп йөри идем, күршебез Зөбәрҗәт апа: “Рәзинә апалар яна!” – дип кычкырды. Рәзинә апа – терәлеп торган күршебез. Бар көчкә аларга йөгердем, койма аша гына ишегалдына сикердем. Каршы як күршебез Айдар абый белән бергәләп кухня тәрәзәсен эчкә каерып төшердек тә, мин өй эченә үттем. Күзгә бернәрсә күренми, өй эчендә – төтен. Айдар абый Рәзинә апаның кайсы төштәрәк ятуын чама белән аңлаткан иде. Исеме белән эндәшкәч, алдагы бүлмәдән Рәзинә апа: “Мин монда” – дип, тавыш бирде. Шул тавыш буенча эзләп таптым. Аны күтәреп, тәрәзә янына йөгердем һәм Айдар абыйга бирдем, – дип сөйли Марсель ул көнге хәлләр турында.

Урын өстендә яткан Рәзинә апа, Марсель булмаса, янгыннан үзе чыга алмас, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, бәлки, исән дә булмас иде.

– Гомерең бетмәсә, яшисең икән! Марсель балакай безнең күз алдында үсте. Тәртипле, аз сүзле, эшчән күрше егете батыр йөрәкле дә булып чыкты. Ходай ярдәменнән ташламасын үзен, – ди Рәзинә апа.

Йорт яна башлаганда Сабирҗан абый өйдә була. Газета укып утырганда, “шарт-шорт” иткән тавыш ишетеп ишегалдына чыга. Ул вакытта өйнең бер бүлмәсе янып беткән була. Сабирҗан абый өйгә кире керә алмый.

– Янгын башланганда ихатада идем. Төтен исен сизеп, янгын чыгуын аңлап, ярдәмгә чаптым. Тормыш иптәшем 112гә шалтыратып калды. Йорт хуҗасы чиләк белән су тоткан да нишләргә белмичә басып тора. Ут эченә кермәкче иде, мин туктаттым. Күршеләр булгач, бер-береңә кереп йөргәч, күршенең өйдәге бүлмәләре ничек урнашканын беләм. Марсельгә әбинең кайда ятканын аңлаттым да, солдат егет ут эченә кереп китте,– ди Айдар Зиннәтуллин.

Әйтергә кирәк, Айдар абыйның тирә-юнендәгеләргә беренче тапкыр ярдәмгә килүе түгел. Яшь чагында, Актаныш районының Пучы авылында, тәгәрәгән тубы артыннан олы юлга чыккан малайны да һәлакәттән саклап кала ул.

Шуганка мәктәбендә 11 сыйныфны тәмамлаган Марсель Бәдретдинов укуын Яр Чаллы политехника институтында дәвам итә. Инженер-механик һөнәрен үзләштерә. Диплом алгач, хәрби хезмәткә алына. Еланьда өч ай хезмәт иткәч, Тоцк хәрби полигонына күчерәләр. Биредә Марсель, контракт төзеп, хезмәтен дәвам итә.

– Тугызынчы ел Тоцкидагы артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итәм. 24 февральдән Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашам. Әтием 1990 елларда Украинада хезмәт иткән. Ун ел хезмәт иткәч, Алла боерса, кайтырга җыенам, – ди Марсель.

Марсель туган илебезнең иминлек сагында торуы белән горурлана. Хезмәт иткән вакытта райондашыбыз Оренбург өлкәсенең Бузулук шәһәре кызы Анастасия белән гаилә кора. Уллары Айнурга – биш яшь.

Бурдан кала, уттан калмый, ди халык. Хафизовларның йорты янгында шактый зыян күрә. Йорттагы ике бүлмә генә исән калган. Электр үткәргечендәге кыска ялганыштан чыккан ут йортның 88 квадрат метр мәйданын юк итә. Бу ихатада элек тә – 2001нче елның мартында да янгын булган. Ул вакытта коттедж тибындагы бер түбә астындагы ике фатирның берсе тулысынча янып беткән. Рәзинә апалар янган йорт урынына янкорма төзегән.

Сулдан уңга: Айдар Зиннәтуллин һәм гаиләсе белән Марсель Бәдретдинов

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев