Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Басуларда эш дәвам итә

Авыл хуҗалыгы формированиеләре, бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюны төгәлләп, техник культураларны суктырырга кереште.

Быел районда рекордлы икмәк җыеп алынды. Амбарларга 200,7 мең тонна икмәк салынды. Уртача гектар биреме 39,1 центнер тәшкил итте. 28 июль көнне “Туган як” агофирмасы һәм “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы урып-җыю кампаниясенә старт биргән иде, 29 августта “Август-Мөслим” агрофирмасы бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамлавы турында хәбәр итте. Августлылар һәр гектардан уртача 49 центнер икмәк җыеп алды. “Исламов”та бу күрсәткеч – 43,1 центнер, “Туган як”та – 40,7 центнер, “Намус” агрофирмасында – 38,9 центнер, калган хуҗалыкларда 30-35 центнер тәшкил итте. 
– Авыр йөк машиналарын басуга кертмәс өчен өч хуҗалык бункер-перегрузчиклардан файдаланды. “Туган як” агрофирмасы икмәкне, комбайннарны туктатмыйча гына, бункерларга бушату ысулын кулланды. Урып-җыю эшендә мондый алдынгы ысуллардан файдалану комбайннарның өзлексез эшләвен тәэмин итә, кадерле вакытны янга калдыра, җитештерүчәнлекне 20-30 процентка арттыра, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Ике хуҗалыкта барысы 65 мең тонна икмәк җиңсәләргә салынган. Әлеге ысул ярдәмендә зур күләмдәге ашлыкны бер-ике ай дәвамында бозмыйча сакларга мөмкин. Бу ысул өчен урып-җыю чорында көннәрнең коры торуы, бөртекләрнең дымлылыгы минималь булганда җиңсәгә салынуы мөһим. 
Язгы бөртекле культураларның орлык фондын яңарту максатында 1132 тонна югары репродукцияле орлык сатып алынуы турында хәбәр иткән идек. Быел бары шундый орлык кына чәчелгән. 
Басу-кырларга барысы 9300 тонна ашлама кертелгән. “Һәр гектар чәчүлек мәйданына 87,7 килограмм туры килә. “Август-Мөслим” хуҗалыгында бу күрсәткеч – 124 килограмм, “Намус”та – 108, “Туган як”та 98 килограммны тәшкил итте”, – ди Ренат Вәлиев. 
Техника паркын яңарту өчен быел 182 миллион сумлык инвестиция кертелгән. Иген басуларында зур егәрлекле өр-яңа ике трактор, ике чәчү комплексы, унбер җир эшкәртү агрегаты, берешәр данәдә төяү бункеры һәм үзйөрешле чапкыч эшләде. 
Ел елга охшамый. Шулай да язгы культуралар белән беррәттән уҗым культураларын да игүче хуҗалыклар һәрчак отышта. 
– Быел көзге культураларның уртача гектар биреме 45-50 центнер тәшкил итте. Шуңа бәйле көзге культуралар мәйданын арттыру бурычы куелды. 13200 гектарда (планлаштырылган мәйданнан күбрәк) көзге чәчү башкарылды. Көздән чәчелгән мәйданның күпчелеге “Август-Мөслим” агрофирмасына туры килә, – ди Ренат Вәлиев. 
Авыл хуҗалыгында эш дәвам итә. Басу-кырларда югары маржиналь культураларны урып-җыю һәм киләсе ел уңышына нигез салу – җир эшкәртү бара. 7218 гектар мәйданда үстерелгән рапсның 90 проценты җыеп алынды. Аның уртача гектар биреме – 23,5 центнер. “Август-Мөслим” агрофирмасы көнбагыш суктыра башлады. Бүгенге көнгә 40 гектар җирдә эш башкарылган. 2300 гектар мәйданда шикәр чөгендере уңышын җыеп аласы бар. Районда барлыгы 24,5 мең гектарда җир эшкәртелгән. Бу – барлык мәйданның 67 проценты. 
Урып-җыюны төгәлләргә яңгырлар комачаулый. Икенче яктан, уҗым культуралары өчен дым бик кирәк. 

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама