Баскетбол буенча районара ярышлар узды
Төп хәбәр

Баскетбол буенча районара ярышлар узды

Ярышларда 8 команда көч сынашты.

Кичә "Яшьлек" спорткомплексында Кыш бабай кубогына баскетбол буенча районара ярышлар узды.

Ярышларда 8 команда көч сынашты.

Быелгы җиңүче кубогы Актаныш районына китә. 2 урында - Минзәлә командасы, 3 урынны Мөслим командасы яулады. 

Иң яхшы уенчылар - Дамир Мугтазиров, Вячеслав Лаврентьев, Кәрим Сәлахов. 

Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, медальләр һәм "Яшьлек" спорткомплексының грамоталары белән бүләкләнде. 

Бүген спорткомплекста футбол, бадминтон һәм бильярд буенча ярышлар башланды.

Фотолар - "Яшьлек" спорткомплексыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев