Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Балыкчылар ярышты (фоторепортаж)

Быел фестиваль җирлегебездә җиденче мәртәбә үтте.

11 февраль көнне "Кояшлы Ык" ял итү зонасында балыкчылар ярышты. 

Быел фестиваль җирлегебездә җиденче мәртәбә үтте. Район башлыгы, фестивальдә катнашучыларны сәламләп, җылы теләкләрен җиткерде.

Боз астыннан балык тотарга яратучылар өчен көне дә матур булды. Ярыша-ярыша балык тотучылар арасында тәҗрибәле балыкчылар да, өйрәнчекләр дә бар иде.

Ярышта катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Фестивальгә быел да күрше-тирә район балыкчылары теләп кушылдылар. Мөслимлеләр белән бергә Сарман районы, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләре балыкчылары да үз көчләрен сынады.

Һәр тоткан балыкка сөенә-сөенә утыра торгач, билгеләнгән ярыш вакыты да сизелми үтеп китте. 

Ярышта беренче урынны һәм “Иң күп балык тотучы” номинациясендә җиңүчене 142 балык тоткан Булат Бәдертдинов алды. 

Икенче урында - 86 балык "эләктергән" Яр Чаллы кунагы Сергей Ромжин. 

Өченче урында - 46 балык тоткан Язилә Садретдинова.

“Иң олы балык” номинациясендә алдынгылык Рафис Нургалиевта булды. Ул 22,5 см зурлыкта балык тоту бәхетенә иреште. 

"Мисс балыкчы" исеменә Метрәйдән Илүзә Гизтдинова лаек булды. 

Иң яшь балыкчы - 2 яшьлек Айзилә Фәрхетдинова.

Бәйгенең иң тиз бораулаучысы Иске Вәрәштән Айнур Садретдинов булды.

Теләгән һәр кеше кайнар чәй һәм учакта пешкән уха белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев