Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Төп хәбәр

Балалар матбугат үзәгенә экскурсиягә килде

Матбугат үзәгенең баш мөхәррире Римма Афзалова Сабинага бүләкләрне тапшырды

"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Гөлсинур Суфиәхмәтова җитәкчелегендә матбугат үзәгенә экскурсия белән килде. Алар газета чыгару, радио һәм телевидение тапшырулары әзерләү процессы белән таныштылар.

Экскурсиядә катнашучылары арасыннан берничә бала Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган видеобәйгедә катнашып, уңышлы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Алар арасында Сабина Хәлиуллина, 802 тавыш җыеп, конкурста җиңү яулады. Матбугат үзәгенең баш мөхәррире Римма Афзалова Сабинага бүләкләрне тапшырды.

Балалар массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге турында яңа белемнәр алдылар. Бәйгедә катнашу исә аларга үзләренең осталыкларын сынап карарга тагын бер мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев