Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бәйрәм белән!

5 октябрь көнне Укытучылар көне билгеләп үтелә

Район башлыгы Альберт Хуҗин да укытучыларга бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерде. Анда мондый юллар бар:

 “Хөрмәтле укытучылар, балаларга белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә хезмәт куючылар, мәгариф ветераннары! Сезнең һөнәр бик үзенчәлекле. Тормышыбыз мөгаллимнәргә һәрвакыт югары таләпләр куя. Хәзер укытучы грамоталы, укытуның яңа чараларына һәм инновацион алымнарга ия булудан тыш, җәмгыятебездәге тирән үзгәрешләрнең асылын да яхшы аңларга бурычлы. Белем бирүнең формасы һәм эчтәлеге, белем сыйфатын бәяләү системасы үзгәреп тора, цифрлы белем бирү мохите формалаша. Әмма укытучы миссиясе үзгәрешсез кала. Бүген сезнең һәрберегезгә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Сез – уникаль шәхесләр. Сез балаларны тәрбиялисез, өйрәтәсез һәм аларга яңадан-яңа офыклар ачасыз. Балаларга бүләк иткән җылылык, сезгә аларның олы рәхмәтләре һәм уңышлары булып әйләнеп кайтсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм гаилә иминлеге телим. Гомер көзләрегез тыныч һәм бәхетле булсын. Бәйрәм белән!”

Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев