Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Авырмыйм дисәң...

Район хастаханәсендә ковидка һәм гриппка каршы вакцинация бара.

Һәр дәвернең үз чире булган. Чума, холера, себер язвасы, коклюш, чәчәк кебек авырулардан заманында бик күп кеше зыян күргән. Вафат булучылар да аз булмаган. Өченче ел инде коронавируска каршы көрәшәбез. Авыруны туктату өчен Н.Ф.Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге белгечләре 2020 ел азагында “Спутник V” вакцинасын тәкъдим итте. Халык, җиңел сулап, вакцинация ясата башлады. 
2021 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр өлкәннәр өчен 20290 дозада яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кайткан. Вакциналар берничә төрле: “Гам Ковид Вак”, “Спутник Лайт”, “ЭпиВак Корона”, “КовиВак”. Балалар өчен “Гам Ковид Вак-М” вакцинасы бар. Ул районга 80 дозада кайткан.
– Вакцина ясату бик мөһим. Көннәр салкынайтуга сулыш юлы авыруларыннан интегүчеләр саны арта. Шул ук вакытта ковид та кызу темплар белән үсеш ала. Грипптан һәм коронавирустан вакцина җитәрлек күләмдә кайтты. Ковидка каршы нигездә ике компонентлы “Гам Ковид Вак” вакцинасы кулланыла, – ди баш табиб Дамир Сөләйманов.
Беренче прививкадан соң 21 көн узгач, икенчесен ясату мәҗбүри. Шулай эшләгәндә генә вакцинациянең нәтиҗәсе була. Теләгән кеше алты айдан соң кабат ревакцинация уза ала. Ревакцинацияне бер ел узгач та ясатырга ярый. Вакцинацияне назаль – борынга сиптерү ысулы белән дә ясатырга була. 
Ковидтан гына түгел, гриппка каршы вакцинация дә бара. Прививка елга бер тапкыр ясатыла. Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме белән гриппка һәм ковидка каршы вакциналарны бер үк вакытта ясатырга мөмкин. 
– Табиблар, шәфкать туташлары, гомумән, хастаханә хезмәткәрләренең күбесе вакцина ясатты. Үзебез өчен генә түгел, якыннарыбыз, туганнарыбыз өчен дә борчылабыз. Авырулар көчәйгәнче, алдан ук хәстәрен күреп, вакцинация ясатырга киңәш итәм, – ди поликлиниканың өлкән шәфкать туташы Гүзәл Исанаева.
Үз сәламәтлеге турында кайгырткан 19489 өлкән кеше (шуларның 4753е – 60 яшьтән узганнар) ковидка каршы вакцина ясаткан. “Гам Ковид Вак-М”ны 60 балага ясаганнар. Район поликлиникасында бу төр хезмәт көн саен бушлай күрсәтелә. Вакцинация үтү өчен участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Участок табибы, температураны, кан басымын үлчәп, медицина күрсәткечләре буенча яраклы дип тапканда, прививкага юллама бирелә. Үзең белән паспорт булу мөһим.
Хастаханәдә программист булып эшләүче Илдар Мәгъдәнуров инде икенче тапкыр прививка ясата. “Файдасын күрәм, ныклап авырмадым, җиңел уздырдым. Сезгә дә ясатырга киңәш итәм”, – ди ул.
Вакцина ясату һәр кешенең үз иркендә, ләкин бүгенге вәзгыятьтә сәламәтлек беренче урында булырга тиеш!

Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев