Авыл хуҗалыгы тармаганды хезмәт куючылар хөрмәтләнде
Төп хәбәр

Авыл хуҗалыгы тармаганды хезмәт куючылар хөрмәтләнде

Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде.

Бүген авыл хуҗалыгы тармаганды хезмәт куючы тырыш игенчеләр, терлекчеләр һәм кошчылар хөрмәтләнде. Мул сыйлы табын артында узган бәйрәм чарасында район җитәкчелеге, инвесторлар, агрофирма һәм фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде. Ул шулай ук бер төркем алдынгы белгечләргә, механизаторларга һәм кошчыларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының Мактау кәгазьләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Бәйрәм чарасы тәбрикләү сүзләре һәм матур җырлар белән үрелеп барды.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев