"Август-Мөслим"нең әзерлеге югары бәяләнде
Быел да районда авыл хуҗалыгы тармагына күп инвестиция кертелгән. “Август-Мөслим” агрофирмасының киң алымлы, энергоресурс саклаучы яңа техника белән коралланышы игътибарга лаек.
Чәршәмбе көнне районда авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча комиссия эшләде. Аның составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Илнур Гарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Мөслим районы буенча бүлек җитәкчесе Мисхәт Нәбиев, дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Рамил Зәрәфетдинов һәм башка белгечләр бар иде. Алар агрофирмаларда һәм хуҗалыкларда техника һәм тагылма коралларның кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен, орлык хуҗалыгы торышын, минераль ашлама, ягулык-майлау материаллары һәм кадрлар белән тәэмин ителешне тикшерде. Хезмәтне саклау буенча таләпләрнең үтәлешен бәяләде.
Комиссия эшен “Август-Мөслим” агрофирмасының техника паркыннан башлады. Бирегә килеп керүгә бермәл югалып каласың. Кая карама – буяулары ялтырап торган чит ил техникасы. Әнә Германиядә эшләнгән “Клаас” тракторлары. Аларның унысы чәчүдә катнашачак. Киң алымлы чәчкечләре дә “импортный”. Алтысы – Канадада “туган” “Борго”, тагын икесе – Германиядә эшләнгән “Амазоне” агрегаты. Ашлама һәм гербицид кертү агрегатлары да, ашлык төяү-бушатуга көйләнгән бункерлары да чит ил компанияләрендә эшләнгән.
– “Борго” компаниясендә эшләнгән “СПС-360” культиваторы да кайтты. Республикада бердәнбер булган әлеге агрегат җир эшкәртү белән параллель рәвештә туфракка аммиак та кертә. Техникаларга ышанычлы механизаторлар беркетелде. Аларга яңа төр техника белән идарә итү буенча уку оештырылды, инструктаж үткәрелде, – ди агрофирма инженеры Ринал Фазлыев.
Һәр агрофирманың һәм хуҗалыкның – үз чәчү структурасы. “Исламов” КФХ нигездә бөртеклеләр үстерсә, “Туган як”та ипи пешерү үзлегенә ия булган югары җилемсәле бодай һәм арыш игәләр. “Авзалов” КФХ соңгы елларда чәчүлек орлык үстерү буенча специальләшә. “Август-Мөслим” агрофирмасында исә быел бөртеклеләр үстерү белән бергә майлы техник культураларга да өстенлек биреләчәк.
“Рапс һәм көнбагыш 8 мең гектарга якын мәйдан биләячәк. Бодайның гына җиде төрле сортын игәчәкбез. Беренче репродукциядән дә түбән булмаган орлыклар гына чәчәбез. Бик күп элиталы сортлар кайтардык”, – ди “Август-Мөслим” агрофирмасы агрономы Рәсим Мөхәмәтдинов.
“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Исламов комиссия членнарын иң элек игенчелек технологиясе һәм язгы кыр эшләренең планы белән таныштырды.
– Басулар төрле урында урнашканлыктан җирләрнең өлгереше дә бердәй түгел бездә. Туфракта дымны максималь дәрәҗәдә саклауны максат итеп куябыз. Механизаторлар озынайтылган сменада эшләячәк, – диде ул.
“Исламов”та тракторлар һәм тагылма коралларны ремонтлау төгәлләнгән. Хуҗалык сыйфатлы орлыклар, җитәрлек күләмдә ашлама һәм ягулык майлау материаллары белән тәэмин ителгән. Хезмәтне саклау мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә.
Белгечләр башка хуҗалыкларда да тракторларның әзерлеген, аларның механизаторлар белән тәэмин ителүен тикшерде. Механизаторларның тракторчы-машинист таныклыгы, тракторларның һәм арбаларның учет документлары булу-булмавына да игътибар ителде. Урыннарда техник һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүенә кагылышлы таләпләр дә кискен куелды. Ачыкланган җитешсезлекләрне тиз арада бетерү буенча конкрет бурычлар җиткерелде. Гомумән алганда, комиссия районда җаваплы кампаниягә әзерлекне яхшы дип бәяләде. Кырга чыгачак тракторларга техник хезмәт күрсәтү үткәрелгән.
– Быел да районда авыл хуҗалыгы тармагына күп инвестиция кертелгән. “Август-Мөслим” агрофирмасының киң алымлы, энергоресурс саклаучы яңа техника белән коралланышы игътибарга лаек. “Исламов” хуҗалыгы “Агромастер” компаниясендә эшләнгән агрегатлар белән тулылана. Мөслимдә бүген авыл хуҗалыгында көчле егәрлекле һәм югары җитештерүчән техникадан башка экономик нәтиҗәлелеккә ирешеп булмавын яхшы аңлыйлар, – диде министрлык вәкиле Илнур Гарипов.
Комиссия каравыннан соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында – “Август-Мөслим” агрофирмасы, икенчедә – “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы һәм “Туган як” агрофирмасы. “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгына өченче урын бирелде.
Әлфинур Ногманова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев