Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Атналык киңәйтелгән киңәшмә узды

Альберт Хуҗин узган атналарда узган вакыйгаларга күзәтү ясады, киләсе атналарга бурычлар билгеләде.

Район башлыгы һәм җитәкчеләр катнашында атналык киңәйтелгән киңәшмә узды.

Альберт Хуҗин узган атналарда узган вакыйгаларга күзәтү ясады, киләсе атналарга бурычлар билгеләде.

Киңәшмәдә Мадьярова Айсылу Миңневасил кызы – Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы, Хафизов Илфат Ильяс улы – Татарстан Республикасы Футбол федерациясенең Рәхмәт хаты, Нәбиева Гөлназ Рамил кызы район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Актуаль мәсьәләләр буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкче Ренат Вәлиев, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Рәшит Кирамов, "Татмедиа" АҖ филиалы "Мөслим - информ" директоры Римма Афзалова чыгыш ясады.

Киләсе атнада 1 июнь көнне район үзәгендә Балаларны яклау көне ("Яшьлек" стадионы), 3 июньдә Республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр Рок фестивале (Сабантуй мәйданының кече амфитеатр зонасы) үткәрү күздә тотыла.

Фотолар - район администрациясенең матбугат хезмәте архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев