Армиягә китә егетләр
Көзге чакырылыш башлана
Көзге чакырылышта районыбыздан 24 егет хәрби бурычын үтәргә китәчәк.
Чакырылыш 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Егетләр хәрби комиссия үтә башладылар. Беренче хәрби хезмәткә озату 16 октябрьдән башланыр дип көтелә.
Көзге чакырылышта районыбызның 200гә якын егете медицина күзәтүе үтәчәк.
Лилия Шәймиева фотолары
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев