Төп хәбәр

“Әниемә бүләк” рәсем конкурсы игълан итәбез

Мөслим-информ Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Әниемә бүләк” рәсемнәр бәйгесе игълан итә

Мөслим-информ Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Әниемә бүләк” рәсемнәр бәйгесе игълан итә.

Бәйгедә катнашу өчен әниегезнең портретын ясап, фотокүчермәсен muslimau@rambler.ru электрон адресына җибәрүегез сорала. Рәсемнең форматы, ясалу техникасы мөһим түгел. Материалны җибәргәндә үзегезнең исем-фамилиягезне, яшегезне, яшәү урыныгызны, телефоныгызны да күрсәтергә онытмагыз! Әниегез турында мәгълүмат та юлларга мөмкин. Узган елгы бәйгедә катнашкан эшләр кабул ителми.  

Бәйге 2025нче елның 19 февраленнән 4 мартына кадәр дәвам итәчәк. 5 март 12.00 сәгатьтән 7 март 12.00 сәгатькә кадәр тавыш бирү оештырыла. Моннан тыш оештыручылар тарафыннан да җиңүче билгеләнәчәк. Җиңүчене бүләк көтә.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев