Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Җанатарлар да булырга тиеш!

Оешма-предприятиеләр арасында XXXIII кышкы спартакиада төгәлләнде. 19 февраль көнне командалар волейбол уенында очрашты. Ярышта 12 команда көч сынашты.

Башка еллардан аермалы буларак, быел хатын-кызлар да, ир-атлар командалары да волейболны бер урында – “Яшьлек” спорткомплексында уйнады. Уеннар параллель рәвештә барды. Ярышның финалы аеруча киеренке булды. Бу аңлашыла да, чөнки финалга иң көчле командалар үтә. Нәтиҗәдә ир-атлар арасында волейболда “Челтәрләр” командасы (район электр челтәрләре, инженерлык челтәрләре, “Таттелеком”ның Мөслим бүлеге һәм “Күбәләк” балалар бакчасы) җиңүгә иреште. “Август-Агро” – икенче, район Советы һәм Башкарма комитеты командасы өченче урынга чыкты. Хатын-кызлар арасында да район Советы һәм Башкарма комитеты командасы өченче урында калды. “СадГаз” (район үзәгендәге “Ләйсән”, “Кояшкай”, “Миләшкәй” балалар бакчалары белән газ участогы, ветеринария берләшмәсе һәм янгын сүндерү бүлегенең берләштерелгән командасы) – икенче, район хастаханәсе командасы беренче урынны алды. “Тренировкаларга даими йөрдек”, – диде хастаханәнең волейболчы кызлары һәм бу мөмкинлекне тудырган өчен баш табибка рәхмәтләрен дә җиткерделәр. “Челтәрләр” командасы капитаны Нәргиз Мортазин исә узган ел да шул ук состав белән беренче урын алуларын билгеләп үтте. “Команда бердәм, бергә уйнарга күнеккән. Җиңәргә дә шушы сыйфатлар ярдәм итте”, – диде Нәргиз.

– Волейболны спартакиаданың соңгы ярышы итеп куйдык, чөнки ул команданы, җанатарларны туплаучы, эмоцияләрне чыгара тор-
ган уен. Волейболда мин дә катнаштым, команданың йөзенә кызыллык китермәскә тырыштым. Үзең спорт белән шөгыльләнмәсәң, үрнәк күрсәтмәсәң, башкаларны спортка тартып булмый, – ди район башлыгы Альберт Хуҗин. – Команданы лаеклы тәкъдим итәр өчен ай буе спортзалга йөрдек, тренировкалар үткәрдек. Ай дәвамында спорткомплекс халык белән тулып торды. Бүгенге ярышларга да нәни балалары, гаиләләре белән килүчеләр күп, бу сөендерә. Спартакиада Мөслимдә спорт бәйрәменә әйләнә.
Спартакиаданың гомуми нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче исемен дә район хастаханәсе командасы алды. Район Советы һәм Башкарма комитеты – икенче, мәктәпләрнең җыелма командасы өченче урынга лаек булды. “Август-Агро” дүртенче урында калды.
Быел спартакиада өч атна эчендә төгәлләнде. Ярыш төрләре азрак иде (8 спорт төре), шул ук вакытта, яңа спорт төре буларак – бильярд һәм, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы булуын истә тотып, таяк тарту кертелде. Авыл җирлекләре спартакиадада катнашмады. Быелгы ярышларны анализлаганнан соң, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров киләсе XXXIV спартакиадага тәкъдимнәр дә кертте.

– Ярышларда җанатарлар да булырга тиеш! Җанатарлар көч биреп торганда уйнау, ярышу күңеллерәк. Бер хезмәткәр ике ярышта гына катнашырга тиеш, ә җитәкчеләргә кимендә өч спорт төрендә катнашырга кирәк.
Өч айга бер тапкыр җитәкчеләр өчен ярышлар уздырырга тәкъдим итәм, – диде Илшат Яббаров һәм өлкән буынга да спартакиадага үз командаларын кертергә киңәш итте.
Районның “спорт министры” киләсе спартакиадада ярыш төрләрен арттырачакларын һәм балалар өчен дә ярышлар оештырылачагын билгеләп үтте.

Римма Афзалова

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X