Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Амбардагысы - икмәк

Журналистлар өчен үткәрелгән брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров республикабызда бөртеклеләрне урып-җыю эшләренең төгәлләнүе турында хәбәр итте. Амбарларга 5 миллион 222 мең тонна ашлык салынган. Брифингта Тукай районының “Ирек” җитештерү компаниясе эшчәнлеге үрнәк итеп китерелде. Алар һәр гектардан 82,1 центнер уңыш җыеп алган.

 

Районыбыз игенчеләре дә быел мул уңыш белән мактана ала. 51 мең гектардан артык чәчелгән мәйданнан җыеп алынган уңыш 200 мең тоннадан артып китте. “Соңгы ун ел эчендә быел рекордлы уңыш җыеп алынды”, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. Гектар биреме уртача 39,1 центнер тәшкил итте. Республикада бу күрсәткеч – 36,8 центнер. Суктырылган ашлык күләме буенча районыбыз, Арча, Тәтеш, Буа районнарыннан гына калышып, республикада дүртенче урынга чыкты.

Техник культураларны урып-җыю эшләре әле дәвам итә. Хуҗалыклар рапс суктыра. Бер гектардан уртача 25 центнер уңыш чыга (республика буенча һәр гектардан – 21,2 центнер). Әлеге культура игелә торган басуларның 80 процентында эш төгәлләнгән. 9500 гектар мәйданда көнбагыш урылачак. Игенчеләребез бу эшкә сентябрьнең өченче декадасында керешәчәк. 2300 гектарда үстерелгән шикәр чөгендерен аласы бар.

Басу-кырларда 2023 ел уңышы өчен нигез салына. Көзге чәчү эшләре дә төгәлләнү алдында. Бүгенге көндә районда 10 мең гектарда арыш һәм бодай чәчелгән. Бу көзге чәчү планлаштырылган мәйданның 80 процентын тәшкил итә. Игенчеләр эшне бер-ике көн эчендә төгәлләргә исәпли.

Көзге культуралар быел коры туфракка чәчелде. Коры җил һәм коры һава 21 районда чәчү өчен куркыныч табигать шартлары тудыра. Мөслим районы да шундыйлар рәтендә. Шулай да авыл хуҗалыгы министрлыгы көзге чәчүне 15 сентябрьдән дә калмыйча төгәлләү бурычын куйды. Көзге культураларның азык иминлеген тәэмин итү һәм игенчеләрнең язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгуы өчен көзге чәчүнең мөһимлегенә басым ясалды.

Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, бүгенге көндә кукурузны силоска салу эшләре бара. Бүгенге көндә бер шартлы терлеккә 30 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. “Терлек азыгы малларны кышлату өчен җитәрлек”, – ди авыл хуҗалыгы белгечләре.

Елдагыча, урып-җыю вакытында бөртеклеләрнең сатып алу бәясе төшә. Саклауга куелганнан соң, ашлыкның бәясе тотрыклылана, арта башлый. Бу хәл илебезнең барлык регионнары өчен хас. Халыкара хәлнең катлаулануы сәбәпле быел җитештерүчеләрдә бераз курку бар. Моны исәпкә алып, Россия Федерациясе хөкүмәте резерв фондтан өстәмә средстволар (барлыгы 1,317 миллиард сум) бүлеп бирү турында карар кабул итте. “Зерно” федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша эшләүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләре саткан ашлыкның бер өлеше өчен субсидия алачак.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев