Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Аларның язмышы – безнең тарих

1 июль Россиядә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне. Бу дата безнең белән янәшә гомер кичерүче ветераннарга хөрмәт күрсәтү, арабыздан киткәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге вакыйга уңаеннан Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында митинг үтте. Ял көне үткәрелүгә карамастан, халык шактый күп җыелган иде. Анда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбыз катнашты.
– Бу көнне Ватаныбызны, илебезне, безне һәм балаларыбызны намус белән саклаган кешеләрне искә алуыбыз бик дөрес, аларның күбесе чит җирләрдә башларын салган. Без аларны беркайчан да онытмабыз, һәрвакыт хәтеребездә сакларбыз. Хөрмәтле хәрби хәрәкәтләр ветераннары, сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим, – диде тантаналы митингка җыелучыларга район Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов.
Бәйрәм әлегә рәсми статуска ия булмаса да, Төньяк Кавказда, Әфганстанда, Чечняда һәм башка илләрдә хезмәт итеп хәрби бурычларын үтәгән сугыш хәрәкәтләре ветераннары бу көнне традицион рәвештә бергә җыелалар, сугышчан иптәшләрен искә алалар.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 7 июль санында

Лилия Шәймиева

 Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев