Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ак юллар сезгә, укучылар !

«Кояшлы Ык» ял паркының кече амфитеатрында 11 класс укучыларының чыгарылыш кичәсе узды.

Кичә районыбызның 11 сыйныф укучылары өчен кеше гомерендә бер генә тапкыр кабатлана торган матур истәлекле чара – чыгарылыш кичәсе узды. Иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган бәйрәмдә укучылар, ата-аналар, укытучылар һәм барлык килгән кунаклар күңелдәге  матур теләкләрне җиткерде, рәхмәт сүзләре әйтте, истәлекләр белән уртаклашты, ә, иң мөһиме, рәхәтләнеп күңел ачты.

2022-2023 уку елында районыбызның 6 урта гомуми белем бирү мәктәбен барлыгы 55 егет-кыз тәмамлады. Алар арасыннан уку алдынгылары, олимпиада призерлары, район тормышында актив катнашучылар, волонтерлар да бар иде.  Розанна Зиганшина, Регина Гәрәева, Айназ Зиатдинова, Раил Мәгалимов, Газинур Шәйгарданов, Аделина Бикмурзина, Алсу Шәрифуллина, Лиана Исмәгыйлова укуда аеруча зур унышларга ирешкән өчен урта гомуми белем бирү турында аерым үрнәктәге аттестат һәм алтын медаль белән бүләкләнде.

Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев