Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Әгъзәм Гобәйдуллин эш сәфәре белән килде (фоторепортаж)

Ул үзенең эш сәфәрен “Туган як” агрофирмасының яңа төзелгән административ-хуҗалык комплексы белән танышудан башлады.

Бүген Мөслимгә эш сәфәре белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы ассоциясе рәисе Әгъзәм Самат улы Гобәйдуллин килде.

Ул үзенең эш сәфәрен “Туган як” агрофирмасының яңа төзелгән административ-хуҗалык комплексы белән танышудан башлады.

Мөслим үзәген карады, фонтан һәм “Бәхет” скверында булды.

Тойгелде авыл җирлегендә Әгъзәм Самат улы авыл җирлеге бинасы урнашкан күп функцияле үзәк эшчәнлеге белән танышты. Үзәктә авыл халкы өчен тудырылган мөмкинлекләрне карады.

“Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының эшчәнлеге дә кунакларда соклану тудырды. Кооператив җитәкчесе Фаит Шәймурзин аларны үз эшчәнлекләре белән таныштырды. Май һәм сыр ясау цехларында булдылар.

Михайловка авыл җирлегендә Әгъзәм Самат улы республика программасы ярдәме белән төзелгән авыл җирлеге бинасын ачу тантанасында катнашты.

Фәридә Гайнетдинова репортажы

Рәмилә Сәләмова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев