Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшче кадерен беләләр

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында игенчеләргә хезмәт хакы белән бергә премияләр дә түләнә. Механизаторлар 700-750 мең сум акча эшли ала.

Урып-җыюга беренчеләрдән булып старт биргән “Исламов” хуҗалыгында бүген язгы бодай суктыралар. Басуларда Россиядә җитештерелгән ун “Акрос” һәм Америкада чыгарылган дүрт “Кейс” комбайны эшли. 7600 гектар мәйданда үстерелгән язгы бодайның 2000 гектары инде суктырылган. Гектар биреме 40 центнер тәшкил итә. Комбайннан бушатылган икмәкне алты КамАЗ машинасы ташый, өч машина резервта тора. 
Көн саен амбарларга бер мең тонна икмәк кайта. Ындыр табагына кайтарылган икмәк сәгатенә 40 тонна ашлык киптерү мөмкинлегенә ия комплекста эшкәртү үтә. Быел көннәр эссе тору сәбәпле көндез суктырылган икмәкнең дымлылыгы 9-13 процент тәшкил итә. Димәк, киптермичә дә, нормага туры килә, дигән сүз. Резервта 80 тонна сыйдырышлы тагын бер киптерү җайланмасы бар. Суктырылган ашлыкны җиңсәләрдә саклау технологиясеннән дә файдаланалар. 
Урып-җыю чорына “Агромастер”да озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Әхтәм абый Җәләевны да чакырганнар. “Өр-яңа КамАЗ бирделәр. Көннәр аяз! Түләве әйбәт. Белгән эш булгач, авырлыгы юк”, – ди ул.
Урып-җыю белән бергә көздән чәчү өчен җир әзерләргә дә керешкәннәр. Киләсе ел уңышы өчен 1300 гектарда көзге бодай чәчү планлаштыралар. Басуларга кертер өчен известьны җитәрлек күләмдә әзерләп куйганнар. Бу ысул туфракның әчелеген киметү өчен кулланыла. Комбайннан турап чыгарылган салам тизрәк чересен өчен хуҗалык белгечләре аны җир белән катнаштыру технологиясен куллана.
“Агромастер” компаниясенең җитештерү буенча директор урынбасары Ислам Исламов быел яңа төр орлыклар кайтарулары турында әйтте. Суперэлиталы “Московская-56”, элиталы “Туранус” сортлы көзге бодай алганнар.
Хуҗалык эшчәнлеге белән танышырга килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов та исламовлыларның эшеннән канәгать. Министр урынбасары механизаторларның хезмәт хакы белән кызыксынды һәм, игенчеләргә уңышлар теләп, “Туган як” һәм “Намус” агрофирмалары басуларына юл тотты. 
Хезмәт хакы дигәннән, иртәнге сәгать биштән кичке сигез-тугызларга кадәр хезмәт куючы җир кешесенә түләү югары “Исламов” хуҗалыгында. “Акрос-585” комбайнында эшләүчеләр һәр тонна икмәк өчен – 200 сум, “Акрос-530” һәм “Кейс” комбайнерлары 300 сум ала. Ай дәвамында уртача 300 мең сум акча исәпләнә. Моңа өстәп, һәр 100 тонна икмәккә 1 мең сум премия каралган. Ул, геометрик прогрессия нигезендә арта барып, айлык хезмәт хакы күләменнән дә күбрәк булырга мөмкин. Илгиз Исламов әйтмешли: “Эшләгән кешегә стимул бар. Быел комбайнчылар сезонга 700-750 мең сум акча эшли ала”.
Моннан чыгып шундый нәтиҗә ясарга була – эш кешесенең кадерен беләләр хуҗалыкта. Алдагы көннәрдә дә һава торышы уңай булып, уңышны югалтуларсыз җыеп алырга һәм куанычын күрергә язсын!

Наилә Сәлахова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев