Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 27 ел була

Шул уңайдан бүген сугышчан һәм хезмәт даны мемориал комплексында тантаналы митинг үтте. Анда әфган сугышы ветераннары, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп укучылары катнашты.

Мөслим районыннан Әфган сугышында 113 егет катнаша, шуларның 6сы әфган җирендә ятып кала. Бүген җирлегебездә 52 әфганчы яши. Әфганчыларны митингта район башлыгы Рамил Муллин, Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов сәламләде. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дә бүген туган көне булуын исәпкә алып, шагыйрә Лилия Садриева аның шигырен укыды. Әфган сугышында һәлак булган райондашларыбызны 1 миунт тынлык белән искә алганнан соң, алар истәлегенә куелган стеллага чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев