Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

100 яшьлек Фәһимә Кәримова тавыш бирде

2010 санлы Иске Карамалы сайлау участогы буенча сайлаучылар исемлегенә 753 сайлаучы теркәлгән иде. Бу минутка аларның 88% тавыш бирде.

Алар арасында шушы көннәрдә 100 яшен тутыручы Кәримова Фәһимә Кәрим кызы да бар. Бүген ул ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау өчен өендә тавыш бирде. Шәхси гаризасы нигезендә аның янына 2010 санлы сайлау участогы членнары килде һәм тавыш бирү мөмкинлеге тудырдылар. Кәримә апа 100 яшен тутырырга җыенса да үз акылында, бик оста сөйләшә. Ике бюллетеньне күчмә урнага салганда ул теләкләрен дә җиткерде:

– Ил-көннәребез тыныч булсын, депутатларыбыз тырышып эшләсеннәр, сәламәт булсыннар. Бүгенге тормышыбыз әкият дөньясына тиң, кадерен белегез, балалар. Дус, бердәм булып яшәгез, - диде ул.

18.00 сәгатькә Мөслим районы буенча 12719 сайлаучы тавыш бирде. Бу барлык сайлаучыларның 79,4%ын тәшкил итә. “Сайлаулар тыныч уза, гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәде”, диләр сайлау участокларында эшләүчеләр. Сайлау участокларында, бәйрәм көнне хәтерләтеп, музыка яңгырый. Бәрәңге алып, арып-алҗап килүчеләр тавыш бирүдән тыш, чәйләп тә чыга.

Динар Нуретдинов фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ВыбираюМойТатарстан #МойТатарстан #ВыборыРТТМ #ВыборыТатарстан #8сентября2019 #ГоссоветРТ