Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гыйбрәтле хәлләр

Татулык даруы

Сезгә дә хатыннарыгыз белән «тиле-әүлия» килешүе төзеп, сабыр итеп яшәргә киңәш итәм.

Берзаман мөбарәк зат Әбү Мөслим Хаулани бер төркем кешеләр белән әңгәмә кора икән. Ирләрнең күбесе  бер-берсен уздырып, хатыннарын яманлый башлаган. Әбү Мөслим генә хәләл җефетеннән зарланмаган. Җәмәгать моңа бик аптыраган.

- Синең хатының әүлия түтелдер бит, нигә дәшмисең, - дигәннәр.

- Юк, әүлия түгел ул, киресенчә, чын мәгънәсендә тиленең тилесе!

- Тиле хатын белән ничек яши аласың соң?

- Мин бик яхшы бер ысул беләм, шуңа күрә бер дә талашканыбыз юк.

Җәмәгать бик кызыксына башлагач, Әбү Мөслим сөйләп киткән:

- Аллаһ Газыймеш-шан, Адәм галәйһиссәләмне туфрактан яратканда, иң өүвәл бәдәненә акыл куйды. Шулай итеп, Адәм акыллы булды.  Соңрак  ачуны яратты, аңа да Адәмнең гәүдәсенә керергә әмер итте. Шул вакыт ачу: «Мин Адәмнең гәүдәсенә керә алмам, чөнки анда акыл бар. Акыл белән ачу бер урында сыеша алмабыз», дигән. Шулчак Раббыбыз боерды: «Әй ачу! Син Адәмнең бәдәненә керергә тырыш, щунда юнәл. Акыл, синең килүеңне күрүгә, шундук чыгып китәр».

 Менә шуларны белгән хәлдә без хатын белән акыл-ачу мәсьәләсендә килешү төзедек. Әгәр ачу килгәндә гәүдәдән акыл чыгып китә икән, димәк, ачулы кеше акылсыз, ягъни тиле булып кала. Шулай итеп, өйдә ачуланышкан кешене тилегә санарга булдык. Тилегә каршы торырлык бер әүлия кирәк бит инде. Хәләл җефетемә әйттем: әгәр минем ачулы чагым булса, сабыр итәрсең, ачуым басылганга кадәр әүлия ролен уйнарсың, дидем.

Хатын белән менә шулай килешкән идек без. Әлегә кадәр шул  килешүне бозганыбыз юк. Мин ачуланганда, хатыным дәшми. Ачуга каршы әүлияләргә хас битарафлык күрсәтә. Аның үпкә-сапкасы булып ачуы килгәндә, мин дә сабырлык күрсәтәм. Инде ачуы басылып, башына кабат акылы килгәч, рәхәтләнеп сөйләшә башлыйбыз.

Хатын белән ал да гөл яшәвемнең сере менә шул, дуслар. Сезгә дә хатыннарыгыз белән «тиле-әүлия» килешүе төзеп, сабыр итеп яшәргә киңәш итәм.

Инсан һәм дин китабыннан

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев