Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гыйбрәтле хәлләр

Локман Хәкимнең нәсыйхәтләре

Локман Хәким әйткән: «Ике хакыйкатьне беркайчан да онытма: Аллаһы Тәгаләне һәм үлемне».

Аллаһ бар, бер, бар нәрсәдән өстен, бар нәрсәне ишетеп, күреп, белеп тора, шуңа тормышыңны Ул риза булырлык итеп алып бар, Ул кушканнарны үтә, тыйганнарыннан тыел.

Үлем һичшиксез киләчәк, аңа әзер бул. Үлемгә әзер булу үлемнән курку да, үлемтекләр әзерләү дә түгел, ә күбрәк изге гамәлләр кылырга ашыгу ул. Үлем сәгате килгәндә кылган изгелекләрең гөнаһларыңнан күп булсын. Үлем хак булган кебек, үләоннән соң терелү дә хак.

Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотканда йөзең кызарырлык эшләр эшләмә.

Локман Хәким әйткән: «Ике әйберне исендә тотма, оныт: кылган изгелегеңне һәм сиңа карата кылынган начарлыкны.

Кемгә генә яхшылык кылсаң да, аны хәтереңдә тотма. Эшләгән яхшылыгың өчен башкалардан нәрсәдер өмет итү ул эшнең Аллаһ ризалыгы өчен эшләнмәвен күрсәтә, ахирәттә әҗерен югалтуың бар һәм ул авыр йөк кебек алга таба башкаларга яхшылык кылырга киртә була, Аллаһы Тәгаләнең савабыннан мәхрүм итә.

Кемдер сиңа начарлык кылса, аны да оныт, сөйләп йөрсәң, начарлык таратучы булырсың һәм авыруга сабышырсың. Истә тоткан начарлык истә тотучыга, онытылган начарлык эшләүчесенә зыян китер.

Бервакыт бер бик бай кеше авырып киткән. Кыйбатлы дарулар,   табиблар да аны дәвалый алмаган. Шулчак дуслары зур гыйлем иясен чакырганнар. Ул авырудан сораган: «Сине берәр кеше хәтерең калырлык hәм аны кичерә алмаслык| дәрәҗәдә бик каты итеп рәнҗетмәдеме?» Авыру: «Әйе», - дип җавап кайтарган. Акыл иясе: «Әлеге үпкәңне оныт һәм ул кешене гафу ит», - дигән. Авыру: «Кичерә алмыйм шул», - дигән. Гыйлем иясе: «Терелергә телисеңме соң?» - дип сораган. Авыру: «Әйе», - дигән. Галим: «Алайса, ул кешене гафу ит, синең авыруың шул үпкәдән, ул рәнҗешең бетмич син терелә алмыйсың», дип әйткән.

Сырхау акыл иясенең сүзләрен тыңлаган һәм аякка баскан. Үпкәне саклап йөрткән шикелле үк, рәнҗетүче гафу үтенгәндә кичерә алмау да бик зур гөнаһ.

Мөселманнар календаре, 2022 ел

Зөлфия Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев