Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Россиядә Гаилә елы

Бәхет өчен күп кирәкми

Иске Карамалы авылында бер йортта өч буын гомер кичерә

Назыйма һәм Фәнир Хәйбрахмановлар һәм аларның уллары Гөлүс белән киленнәре Наилә бер йортта гомер кичерә. Оныклар әти-әнисеннән үрнәк алып, әби-бабай җылысын тоеп үсә.

Фәнир белән Назыйма

Назыйма апа – Бүләк авылы кызы. Иске Карамалыга килен булып төшүенә быел 60 ел булган. Кайнанасы Наиләне кызы кебек кабул итә. “Килен-кайнана мөнәсәбәтләренең нинди булуы икеңнән дә тора”, – ди Назыйма апа.

– Фәнир белән безне килендәшемнең әтисе димләп таныштырды. Авылга килеп сөйләштеләр дә ике көннән килеп тә алдылар. Миңа 25 яшь иде. Армиягә озатып калган егетем булса да, “акыллы, тартмый, эчми” дигәч, Фәниргә хатын булып барырга ризалык бирдем. Авылның алдынгы механизаторы иде ул. Бу адымым өчен беркайчан да үкенмәдем, ирем беркайчан сүземнән чыкмады. Тормышта ул миңа һәрвакыт терәк-таяныч булып яшәде. Дус-тату гомер иттек. Мин килгәндә, төп йортта иремнең әнисе, абыйсы, сеңлесе бар иде. Ихата тулы мал-туар, бетмәс-төкәнмәс эш каршы алды, – дип яшьлек елларын искә алды Назыйма апа.

Килен булып төшкәч, колхозда озак еллар бозаулар карый, лаеклы ялга икмәк пешерү комбинатыннан чыга Назыйма. Биредә ул 20 ел икмәк-булка эшләнмәләре пешерә. Тормыш иптәше Фәнир абый “Алга” ПМКсында, май заводында кочегар булып эшли.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 2 август санында укыгыз.

Фото – Хәйбрахмановларның гаилә архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев