Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

“Җырлавына гашыйк булдым!”

Фирүзә белән Равил Вәрәшбаш клубында таныша. Хәрби хезмәттән кайткан Равил смотр-концертта җырлаган Фирүзәгә бер күрүдә гашыйк була.

– Яңгырдан соң аяк асты пычрак. Фирүзә күзләрне камаштырырлык ап-ак плащтан һәм биек үкчәле сапогилардан. Пычранмасын дип, плащының итәкләрен куллары белән тотып атларга исәбе. Шунда борылды да: “Мә, сумканы тот әле!” – дип, миңа сумкасын тоттырды. Өенә кадәр артыннан ияреп кайттым. Сумкасын сузгач, әллә аның барлыгын онытып, әллә юри кыланып: “Кем соң сез?!” – диде. Шуннан танышып киттек. 34 ел бергә яшибез, – ди Равил абый.

Фирүзә белән Равил Гыйздуллиннар өч балага гомер бүләк иткән. Бүген дүрт оныкның кадерле әби-бабасы алар.

– Равил белән икебез дә шаярып сөйләшергә яратабыз. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач: “Әтием балта остасы булгач, әллә йорт салып бирер, дип кулымны сорыйсыңмы?!” – дип шаярткан идем. Равилләрнең төп нигезендә әтием һәм ике як туганнар ярдәме белән йорт җиткереп кердек. Кайнанам безгә һәр эштә ярдәм итте. Шулкадәр чисталык ярата иде ул! Өй күтәргәндә, әрәм булмасын дип, җирдән йомычка җыя иде. Бүрәнәгә мүкне аннан да остарак кыстыручы булмагандыр! Төпле һәм эшкә нык иде кайнанам, – ди Фирүзә апа.

Равил абый белән Фирүзә апа икесе дә сәнгатькә, тормышка гашыйк. Авылда бер генә чара да алардан башка узмый. Смотр-концертларда Фирүзә апа яшьлек җырларын башкара.

– Авыл хатын-кызлары – “универсал”лар: ихатада эшләргә дә җитешәләр, балалар да үстерәләр, хөкүмәт эшендә дә алдынгылар рәтендә алар. Балаларын да туган җирне яратырга өйрәтеп, гаилә кыйммәтләрен буыннан-буынга күчереп яшиләр. Аягын сындырып урын өстенә калган әнкәйне Фирүзә дүрт ел тәрбияләде. 100 яше туларга алты ай калгач, әнкәй бакыйлыкка күчте, – дип искә ала Равил абый. – Әнкәйнең ун балалы тол иргә кияүгә чыгуы  батырлык булган. Үзе  ике бала алып кайткан. Барыбызны да тигез күреп, какмый-сукмый үстерде әнкәй. Әткәйнең генә гомере кыска булды. Ул үлгәндә миңа нибары 10 яшь иде.

Гыйздуллиннарның йорты асылмалы күпер янына салынган. Ихатаны гаилә башлыгы карап тота.

– Кечкенәдән эчәсе суымның һәм җыясы ризыгымның авылда булуын белеп үстем. Аңлаган кешегә авыл тормышы – оҗмах ул! Ял йортындагы кебек тормышыбыз. Йорт каршына Равил декоратив агачлар, чыршылар утыртты. Авылыбызның табигатенә гашыйк мин. Рәхәтләнеп бакчада казынуның һәм җырлап сыер савуның рәхәтен шәһәр кешесе аңламый, – ди Фирүзә апа.

Фирүзә апа озак еллар авыл клубын җитәкли. Равил абый – механизатор. Шуның өстенә умартачы да әле ул.

– Гыйздуллиннарга сокланам: бабаларыннан калган нигездә бәхетле гомер кичерә алар. Авыл табигатен саклау, җирлекне матурлау буенча да зур көч куялар, – ди авылдашлары Нәхия Шәйхетдинова.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 13 октябрь санынында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев