Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Хезмәт белән үткән тормыш

Яңа Карамалы авылы кызы Халисә белән Коммуна авылы егете Рәис Шәяхмәтовларның өйләнешкәннәренә быел – 53 ел.

Бер түбә астында яши башлаганнарына 50 елдан артык вакыт узып китсә дә, бу парның бер- берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгәннәре бер күз сирпү белән сизелә.  Берсен-берсе ярты сүздән аңлый, дигән әйтем нәкъ менә алар турында.
Кайчандыр 24 хуҗалыгы булган Коммуна авылында бүген тормыш туктап калган. Авылның соңгы кешесен дә җирләгәннәр. Ә бит Рәис абыйның балачагы, яшьлеге чорында гөрләп торган авыл булган. Куйбышев исемендәге колхозга караган бу җирлектә мал белән тулы терлек фермасы да, гектарлаган иген ба- сулары да, эшлибез, дип торган хезмәтчәннәре дә булган. Нәкь менә шушы чорда Яңа Карамалы авылының иң чибәр, уңган-булган кызы Халисәне килен итеп алып кайта да егет.  Сигезенче сыйныфны тәмамлау белән сыер фермасында эшли башлаган кыз, яңа яшәү урынында да өйрәнгән эшен дәвам итә. Ә Рәис абый колхозга кайткан иң беренче К-700 тракторын иярли.
Өйләнешүләрен әле дә бүгенгедәй хәтерли бу бәхетле пар. Кызга нибары унтугыз, егеткә егерме ике яшь була. Ул елны октябрь ае дәвамында яңгыр явып, юллар тәмам боткага әйләнә. Хәзерге кебек асфальт җәелгән, каты өслекле юллар шәһәрдә генә бит әле. Машина түгел, хәтта тракторлар да йөри алмас дәрәҗәгә җитә. Әмма егет аптырап тормый, ат җигеп, матур тарантасларга утырып сөйгәнен алырга килә. Булачак хатынын озатырга килгән кызларның барысына да ул чакта бик популяр булган “Красная Москва” хушбуен бүләк итә.
Бер-бер артлы ике кыз, бер малай туа (тагын бер малайны соңрак, фатир котлап алып кайталар). Авылның киләчәге перспективалы булмавын алдан ук сизгән кебек, Халисә апа, тәвәккәлләп, Мөслимгә килеп төзелеш-монтаж идарәсенә (элеккеге СМУ) эшкә урнаша.
– Мин ул вакытта идарәдә җитәкче булып эшләүче Мансур абый Сабировка гомерем буе рәхмәтле. Иремнең кем икәнен сораштырды да, “Моннан өч ел элек кайткан К-700 тракторын бер ай эчендә ремонтлап чыкса, яңа төзелә торган ике катлы йорттан өч бүлмәле фатир – сезнеке”, – диде. Ирем СМУга ки- леп эшкә урнашты да, унбиш көн эчендә тракторны сафка бастырды. Ә Мансур абый, чыннан да, сүзендә торды, безне фатирлы итте. Тагын шунысын да әйтәсем килә. Мөслимгә эшкә урнашкач, бер ел буена иремнең бертуган апаларында ике бүлмәле фатирда ун кеше яшәдек. Хәзер исләрем китә, ничек сыйдык икән дә, ничек бер дә ачуланышмадык икән. Ул чорларда кеше киң күңелле, кунакчыл, ярдәмчел иде шул. Бары – бергә, югы уртак иде, – дип искә ала Халисә апа.
Фатир булгач, Коммунада әбиләрендә калган өч баланы да алып киләләр. Бала туып, ике ай узуга эшкә чыгып китәргә мәҗбүр булган килененең балаларын бик яратып карый әби кеше. Бала еламасын өчен манный боткасы пешереп, аны маляга салып бәйләп, бала ав зына каптыра торган булган.

– Бик уңган-булган иде бианам. Кыш буе йон язып, җеп эрләп куя иде дә, күлмәк өстеннән кигән алъяпкычын оста гына бәйләп, бил тирәсендә һәрчак йон җеп белән биш энә йөртә иде. Кибеткә барамы, урамда күрше-тирә белән сөйләшеп торамы – вакытын бушка уздырмый, әкрен генә оешбаш- бияләйләр бәйләп йөри иде. Башында чөеп бәйләнгән ак яулык, өстендә ак күлмәк, ак альяпкыч булыр иде, без аны ак әби, дип йөртә идек, – ди Халисә апа.
Килен бианай туфрагыннан ярала, диләр бит. Халисә апа да  кул эшләренә бик оста. Балалар кечкенә чагында йоннан бәйләп кидерә, хәзер инде кибеттән әзер җепләр алып кияү- киленнәрне дә матур башмаклар белән сөендерә. Урындык япмалары да, мунчалалар да, вазага куя торган декоратив чәчәкләр дә бәйли хуҗабикә. Бу бит әле эш арасында. Гомеренең 34 елын намуслы хезмәткә багышлый, әле аннан да күбрәк булыр иде, авыру сәбәпле, эштән туктарга мәҗбүр була.
Хәзер  инде икесе дә лаеклы ялда. Балалар да барысы да башлы-күзле. Олы кызлары Мәскәүдә гомер итә, икенче кызлары, Резеда, Мөслимдә шәфкать туташы, егетләр исә Әлмәт шәһәрендә төпләнгәннәр.  ”Әби-бабай” дип өзелеп торган җиде оныклары бар. Быел җәй айларында барысы бергә җыелып әтиләренең  75 яшьлек юбилеен билгеләп үткәннәр. Рәис абыйның гомуми эш стажы 43 ел. Утыз ел бер урында – төзелеш идарәсендә хезмәт куя, кырык ел К-700 тракторын иярли. Уйласаң, гаҗәпкә калырлык. Бернинди уңайлыклары булмаган техникада дүрт дистә ел хезмәт куйган. Заманында хезмәтенә күрә хөрмәте дә булган.
Ике әниләрен дә тигез күреп яшиләр. Башта үз әнисен алып килеп тәрбияли Халисә апа, ул мәрхүмә булгач, бианасын карый. 36 ел тату, матур гомер кичерәләр, сүзгә килмиләр.
Халисә апа белән Рәис абый бүген бик бәхетле. Тырыш хезмәтләре белән булдырган дөньяларында бар әйбер дә җитеш. Якыннары белән һәрчак күрешеп, сөйләшеп, аралашып яшиләр.

– Сәламәтлек, күңел ты- нычлыгы белән яшәргә язсын да, ил-көннәребез тыныч булсын иде, – диләр алар.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев