Үткәннән бүгенгегә күпер салыйк!
Гаилә ныклыгы өчен нәсел тамырларын белү дә әһәмияткә ия. Нәсел шәҗәрәгез бармы дигән сорауга бик күпләр “юк” дип җавап бирә, күп дигәндә, күңелдән 2-4 буынын саный ала. Сораштыра торгач, мәгълүматның теркәлмәгән булуы ачыклана.
Эшне нәрсәдән башларга? Нәсел агачы ясап, әбибабайлар исемен язып чыгу шәҗәрә түгел әле. Әмма бу зур эшнең башы була ала.
Шуңа күрә шәҗәрә төзүне туган-тумачаларны барлау, аларны нәсел җепләре белән тоташтырудан башласаң яхшы. Белгән кешеләр белән сөйләшеп, алар турындагы мәгълүматларны (исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, туган җире, кайда җирләнүе) теркәргә, булса, фотоларын тупларга, алар белән бәйле истәлекләрне язып куя башларга вакыт. Дистәләрчә еллар аралашмаган туганнар белән элемтәләрне торгызырга, алар белән очрашып, балаларны, оныкларны үзара таныштырырга менә дигән мөмкинлек!
Нәсел агачын дөрес төзү мөһим. Агачның югары очына үзеңне куярга, ботаклар буенча аска төшеп, бабаларың белән тоташтырырга кирәк. Нәсел чылбырын, гадәттә, әти яклап төзү гадәткә кергән. Әмма әни яклап та тамырларны белү кирәк. Шулай булгач, агач рәвешендәге шәҗәрәне аерым-аерым төзү уңайлы. Матур итеп ясалган мондый шәҗәрә гади, җыйнак һәм аңлаешлы килеп чыга.
Схема рәвешендәге шәҗәрәгә барлык буыннарны кертеп була. Моның өчен интернетта онлайн-сервислар, махсус кушымталар бар. Кайбер программалар түләүле, һәм аларда мөмкинлекләр күбрәк.
Җирлегебездә буыннар чылбырын бик тирәнгә кереп барлый алган кешеләр байтак. Роза Хәбибуллинаның шәҗәрә төзү белән бәйле язмасын хәтерлисездер. Мөҗәһит Әхмәтҗановның бу эштә тәҗрибәсе зур. Ул төзегән фотолы шәҗәрәләр балаларына, оныкларына, туганнарына кыйммәтле мирас булып калырлык. Шәҗәрәләрне авыллар тарихына багышланган китапларга кертеп калдырырга тырыша халык. Мәктәп, авыл музейларында бу эш туктап тормый. Авыл тарихы өчен шәҗәрәләр – кыйммәтле мәгълүмат чыганагы. Сигез буынын барлый алган Нәзилә Бәдретдинова бабасы Якуб Юзеев шәҗәрәсе белән горурлануын яшерми.
– 1743 ел белән башланган нәсел шәҗәрәсен әтием Наил Абдуллин төзеде. Буыннар тарихын ул аерым журналга язып барды. Бу эш безгә калачак. Без үз чиратыбызда балаларыбызга өйрәтергә бурычлы, – ди ул.
Туганнар барланып, алар белән бәйле документлар тупланып беткәч, гаилә тарихының без белмәгән катламнарын барлау өчен кая мөрәҗәгать итәргә? Туган якны өйрәнү музее директоры Нәзилә Бәдретдинова, иң беренче эш итеп, Башкортостан Республикасының Уфадагы Милли архивына мөрәҗәгать итәргә, шалтыратырга яисә хат юлларга тәкъдим итә. Районыбызның авыллар тарихы буенча мәгълүматлары нәкъ менә шунда саклана. Җитәкче урыннарда эшләгән райондашларыбыз турындагы архив материаллары – Татарстан милли архивында. Җаваплы белгечләр алга таба хәрәкәт итү юнәлешләрен билгелиләр. Архив бушлай хезмәт күрсәтә. Аерым очракларда гына түләү таләп ителергә мөмкин.
Шәҗәрә төзү эшенә балаларны да җәлеп итү – үзенә күрә бер тәрбия чарасы да. Мәктәпләрдә бу эш белән махсус шөгыльләнүче укытучылар бар. Балалар белән уртак эшчәнлек фәнни-тикшеренү эше итеп тә, проект эше буларак та алып барыла. Әлбәттә, бу эш гаилә белән бергә башкарыла. Укытучы юнәлеш бирүче ролен үти. Тат.Бүләр, Күбәк урта мәктәпләрендә, Олы Чакмак төп мәктәбендә бу эш кызыклы итеп барыла. Мәсәлән, Тат.Бүләр урта мәктәбенең 8 сыйныфында укучы Рәйлә Мирзаянова 3 класста укыганда ук әбисе белән бергәләп шәҗәрә төзи башлаган. Алар бергәләп 14 буын бабаларын ачыклаганнар. Шуның нигезендә династия шәҗәрәсе – бер үк эшне, һөнәрне дәвам итүчеләрнең нәсел шәҗәрәсен төзегәннәр. Шәҗәрәдән күренгәнчә, алар нәселендә дүртенче буын укытучы-мөгаллимнәр хезмәт куя, 29 педагог – укытучы һәм тәрбияче бар.
– Хәбибуллиннар шәҗәрәсе өчен мәгълүмат туплауда нәселебезнең бик күп кешеләре катнашкан. 1661 елда Татар Бүләре авылына нигез салган Буда Шәйхетдиннән килгән балалар-оныкларның исемнәре кулдан-кулга күчеп килгән Коръән читенә язылган булган, – ди Рәйлә.
Әлбәттә, шәҗәрәне бу эштә тәҗрибәләре булган тарихчылардан, телчеләрдән, архив белгечләреннән билгеле бер бәягә эшләтергә була. Мондый хезмәт уртача 30 мең сумга төшә. Боларга юл чыгымнары, документларны күчермәләү кебек эшләр дә керә.
Гаиләне иң нәни дәүләт дип атарга яратабыз. Ә шул дәүләтнең тарихын кем саклый – уйланганыгыз бармы?
Адәм баласының хәтере бик кыска бит аның. Теркәлмәгән тарих – үле тарих, диләрме?
Шәҗәрә төзү гаилә тарихында гаять кызыклы фактларны ачыкларга булыша. Үткән белән бүгенгене тоташтыручы күпер буларак, шәҗәрәләр һәр гаиләнең өй түрендә булсын иде.
Гөлназ Җәлилова
Фото - Хәбибуллиннарның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев