Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Тәрбиянең нигезе – гаиләдә!

Мөслим авылында яшәүче Рәмилә һәм Илгиз Дәүләтовлар шундый фикердә.

Район газетасында Рәмилә Дәүләтованың чит илләргә сәяхәтләре турын­да кызыклы язмалары, кызы Чулпанның ерак Дубайда телебез, милләтебез белән чын күңелдән горурланып яшәве турындагы Мөслим телевидениесенә интервью­сы әлеге гаилә белән якыннан танышу теләген уятты.

Мәхәббәтне сынап – Мөслимгә

Язмыш адәм балаларын оч­раштырыйм дисә, нинди генә юллар табылмый да, нинди генә очрашулар насыйп булмый. Са­лауз-Мухан авылы кызы Рәмилә белән Агыйдел буенда туып- үскән Актаныш егете Илгизнең очрашуын да язмыш дими, ни дисең?! Югары белем турында диплом алган кыз туган авылы Салауз-Мухан мәктәбенә эшкә кайта. Берникадәр вакыт укыту­чы булып эшләгәч, Рәмилә Акта­ныш районына юл тота.

– Салауз-Мухан мәктәбе кол­лективы бик көчле. Мәктәпне Миргазиян Хәйдәров җитәкли иде. Минем, мөстәкыйль бу­лып, үземчә эшләп карыйсым килде, шуңа гел таныш бул­маган районга юл алдым, – ди Рәмилә Дәүләтова, яшьлеген искә төшереп.

Яшь белгечне Иске Айман мәктәбенә эшкә билгелиләр. Мәхәббәтен дә ул шунда очрата. Иске Айман авылының иң чибәр егетләреннән берсе Илгиз клуб­тан укытучы кызны озата кай­та. Шул очрашудан соң алар ае­рылмыйлар диярлек. Яшь буен­ча кызның үзеннән аз гына зур­рак булуы да куркытмый егет­не. Тик Рәмилә күңелендә генә берникадәр шикләнү, курку була. Шул хисләрне тарату, егетнең мәхәббәтен тагын бер кат сы­нау өчен ул, ике дә уйламый­ча, кире Мөслимгә кайтып китә. Ә Илгиз сыната торганнардан түгел. Әнисе Халисә апа да улы­на сөйгәне артыннан барырга киңәш итә. Шулай итеп, Рәмилә һәм Илгиз Дәүләтовлар, гаилә корып, Мөслимдә яши башлый­лар. Рәмилә апа озак еллар район мәгариф идарәсендә хезмәт куя, Илгиз абый башта – “Сельхоз­техника” берләшмәсендә, оеш­ма үзгәреш кичергәч, “Агрома­стер” җитештерү компаниясендә эшли. Дүрт балага (ике малай һәм ике кыз) гомер бирә алар. Олы уллары Илүс – Әлмәттә ин­женер-программист, кызлары Чулпан Гарәп Әмирлекләрендә телекоммуникация өлкәсендә хезмәт куя. Миләүшәләре рай­он газ хуҗалыгында эшли. Кече уллары Рамил, әнисе эшен дәвам итеп, китап сәүдәсе белән шөгыльләнә. Рәмилә һәм Илгиз Дәүләтовлар алты оныкка кадер­ле әби-бабай булып, шатланып, җиденче оныкларының тууын көтәләр.

Тәрбия нигезе гаиләдә салына

“ Б а л аларны ничек тәрбияләргә?” дигән соравыма Рәмилә һәм Илгиз Дәүләтовлар бертавыштан:

– Тәрбиянең нигезе гаиләдә салына, – дип җавап бирделәр. – Баланы беркем дә әти- әнисеннән яхшырак белә ал­мый. Әти-әни аның йомшак якларын да, холык-фигылен дә яхшы белә. Бүген күп кенә ата- аналардан: “Баланы мәктәп тәрбияләргә тиеш”, – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әти-әни биргән тәрбияне мәктәп берникадәр тулыландыра һәм киңәйтә генә. Әти-әни тәрбиясен башка беркем дә алыштыра ал­мый.

– Әти-әни, баласы ни сора­са, акчасы булу-булмауга ка­рамастан шуны алып бирергә тиеш түгел. Кыйммәтле теле­фон яисә башка төр “уенчык” алып, “олы бүләк ясадым” дип сөенеп йөрүчеләр бар. Әлбәттә, телефоны да кирәктер, әмма әти-әниләр, беренче чират­та, балага әйбернең кадерен белергә өйрәтсеннәр иде. Ба­лалар үскәндә, укыганда төрле вакытлар булды. Кызлары­быз тулай торакта икесе бергә яшәде, стипендияләренә кадәр җитәрлек акча җибәрә идек. Кайвакыт җитмәгәндер дә. Ул чорда балаларга кыен булган­дыр. Әмма бүген балаларыбыз безгә рәхмәт әйтәләр: “Сез безгә булганның кадерен белергә, хы­ялны чынбарлык итү өчен ты­рышырга, эшләргә өйрәттегез”, – диләр. Бүген балалар үзләре безгә булышалар, алар ярдәме белән алты тапкыр чит илдә – Гарәп Әмирлекләрендә, Таи­ланд, Мисыр, Занзибарда бул­дык. Кызыбыз Чулпан янында Дубайда ай дәвамында кунак булдык. Аллага шөкер, балалары­бызга күз тимәсен, исән булсын­нар! – ди күзләре бәхет яшьләре белән тулган Рәмилә һәм Илгиз Дәүләтовлар.

Рәмилә апа үзе кечкенәдән газета-журналлар укырга ярат­кан. “Тормышыбыз җиңел бул­маса да, әни үрнәгендә без дә дүрт балабызга дүрт төрле газе­та-журнал алдырдык”, – ди ул. Хәзер оныкларында китапка, укуга мәхәббәт тәрбияли Рәмилә апа: төрле китаплар тәкъдим итә, укыган хикяләренең эчтәлеген сөйли. Кызлары Миләүшә:

– Әни безгә газета-жур­наллардагы гыйбрәтле язма­ларны, хикәяләрне укый, яисә элегрәк укыганнарын сөйли иде. Әти-әни безгә беркай­чан да “алай булмагыз, болай итмәгез” димәде. Күбрәк кита­плар, гыйбрәтле язмалар аша тәрбияләделәр, үрнәк булырлык мисаллар китерделәр, – ди.

Рәмилә Дәүләтова башта – укытучы, соңрак пионерлар йор­ты директоры булып эшли, филь­мотека бүлеген оештыра һәм җитәкли. Лаеклы ялга чыккан­чы район мәгариф идарәсендә дәреслекләр буенча методист бу­лып хезмәт куя. Балалар, “әнигә сүз килмәсен, әнинең йөзенә кы­зыллык китермик” дип, үзләрен һәрвакыт билгеле бер кысаларда тоталар. Рәмилә апа үзе бу хакта:

– “Сез тәртипсез булса­гыз, нинди дә булса әшәкелек эшләсәгез, минем мәгариф бүлегендә эшләргә, укыту­чы булырга хакым юк! Шушы кагыйдәне беркайчан да оныт­магыз”, – дип әйтә идем, – ди.

Кызлары Чулпан да гаиләдәге тәрбия хакында:

– Әти-әниебез беркайчан да ирегебезне кысмады. Алар безгә: “Үскәч, кем генә булса­гыз да, кайда гына эшләсәгез дә, иң мөһиме – яхшы кешеләр булып калыгыз”, – диләр иде. Әти-әни безгә ак белән караны, яхшы белән яманны аерырга өйрәттеләр. Зур рәхмәт аларга!

Рәмилә апа белән Илгиз абый оныкларын тәрбияләүдә дә зур өлеш кертәләр. Җәйге каникул­ларда оныкларын Казан, Яр Чал­лы шәһәрләренә экскурсияләргә, дини лагерьларга йөртүләрен ишетеп беләм.

– Уку елы башында ук оны­клар белән “килешү төзибез”. Уку елын яхшы билгеләргә генә тәмамласалар, тәртипләре дә “бишлелек” булса, фәлән шәһәргә алып барабыз дип әйтеп куябыз. Уку елы дәвамында балаларның укуы, тәртибе белән кызыксынып торабыз. Беренчедән, балаларда укуга, белем алуга кызыксыну уятыр­га тырышабыз, икенчедән, әлеге сәяхәтләр тәрбия юнәлешендә дә бик файдалы. Сәяхәтләр ва­кытында төрле музейлар­га, истәлекле урыннарга, мәчетләргә керәбез, милләтебез, телебез турында мәгълүмат бирәбез. Быел, Ходай насыйп итсә, балаларны Уфага алып ба­рырбыз, дип уйлыйбыз. Оныкла­рыбыз барысы да уку елын яхшы билгеләргә тәмамлады. Балалар­га мондый сәяхәтләр бик ошый, – ди Рәмилә апа.

Җәйге ялларда оныклар әби-бабасына да ярдәм итә. Без килгәндә оныкларның берсе ишегалды себерә, икенчесе чүп утый, өченчесе ком ташый иде. Дәүләтовлар гаиләсендә шундый тәртип: башта бергәләп эшләрне тәмамлыйлар, соңыннан бергәләп ял итәләр.

Телне һәм динне гаилә саклый

Бүгенге көндә Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче Чул­пан шулай диде. Ул социаль челтәрләрдәге аккаунтында әлеге темага кызыклы язмалар урнаштыра.

– Туган телгә мәхәббәт, дингә хөрмәт гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Гаиләдә әти-әни биргән тәрбия балада туган теленә, диненә кызыксыну, мәхәббәт, горурлану хисләрен уята ала. Без, мәктәптә рус телендә укы­сак та, гаиләдә беркайчан да русча сөйләшмәдек. Кайвакыт дус кызлар белән рус телендә сөйләшә башласак, әти-әниебез шунда ук кисәтү ясый иде. Мин туган телем, ислам динен тоту­ым, татар булуым белән бик го­рурланам! Туган телем – татар телен белмәсәм, бу телдә уйлый алмасам, миңа чит илдә яшәве дә, башка милләт вәкилләре белән аралашуы да бик авыр бу­лыр иде. Үз телеңне белмәгән килеш фикереңне башкаларга җиткереп булмый, милләтеңнең тарихын да белә алмыйсың. Тел башка милләтләр белән арала­шырга мөмкинлек бирә, – ди Чулпан.

– Әлмәттә яшәүче улыбыз Илүснең ике малае да балалар бакчасында рус төркеменә туры килделәр. Нәтиҗәсе бик тиз си­зелде – гел русча сөйләшә башла­дылар. Балаларга: “Бакчада рус­ча сөйләшегез, ә өйдә татарча гына сөйләшәбез”, – дидек. Мин аларга: “Бер русча сүз әйтсәгез дә, мин сезнең әбиегез түгел”, – дигән идем. “Русчаны өйрәнегез, күпме тел белсәгез – шулкадәр бай булырсыз, әмма үз телегез­не онытмагыз һәм, кая гына бар­сагыз да, әти-әниегез кебек та­тарча сөйләшегез”, – дип әйтәм. “Сез туган телегез һәм татар милләтеннән булуыгыз белән го­рурланып яшәргә тиеш!” – дим, – ди Рәмилә апа.

Рәмилә һәм Илгиз Дәүләтовлар гаиләсе соклану уята. Беренчедән, арабызда шун­дый милләтпәрвәр гаиләләр бу­луы белән чын күңелемнән го­рурланам, икенчедән, татар милләтен, телен, динен, олы­лаучы милләтемнең бер өлеше мөслимлеләр булуына шат­ланам. Юкка гына “Гаилә – ил терәге” димиләр шул. Мондый гаиләләр булганда җирлегебез тагын да көчлерәк һәм матур­рак булыр.

Фәридә Гайнетдинова.

Фото – Чулпан Дәүләтованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев