Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Табиблар династиясе

Табиб-инфекционист Рәшит Вагыйзов белән күз табибы Нәкыйбә Гайнетдинова икесе дә район поликлиникасында хезмәт куя

Табиб-инфекционист Рәшит Вагыйзов белән күз табибы Нәкыйбә Гайнетдинова икесе дә район поликлиникасында хезмәт куя. Табиб һөнәре бу гаиләдә буыннан буынга күчеп килә. Уллары Камил Башкортостанның республика клиник хастаханәсендә 20 ел – нарколог-психиатр, кызлары Наилә әлеге хастаханәдә терапевт-консультант булып эшли. Һәркайсы табиб һөнәрен кешегә ярдәм итү теләге белән сайлаган.

– Табиб булу теләге мәктәптә укыганда ук бар иде. Анда-санда хастаханәгә барганда, авыруларның чирдән кечерәеп калуы, табибларга өметләнеп караган күзләре күзгәш ташлана. Аларга ярдәм итәсем, өмет уятасым килде. Без укыган чорда медицина институтына керү өчен физика һәм математика фәннәрен яхшы белү кирәк иде. Әни физика һәм математика укытучысы булгач, бу фәннәрне без су урынына эчтек. Сеңлем Рушания да, энем Рамил дә медицина институтын тәмамлады. Рушания – Яр Чаллыда күренекле невропатолог иде, Рамил – теш табибы. Рушаниянең кызы Зөлфия дә әнисе юлыннан китеп, Казанның 7 санлы хастаханәсендә токсиколог булып эшли, – ди Рәшит Вагыйзов.

Нәкыйбә Гайнетдинова – башкорт кызы. Рәшит абый белән алар Уфада таныша. Рәшит абыйның югары уку йортын тәмамлап, Мөслим хастаханәсендә эшли башлаган вакыты. Нәкыйбә апа ул вакытта Башкортостанның Дәүләкән хастаханәсендә күз хирургы, офтальмолог булып эшли.

– Кечкенәдән табиб булырга хыялландым. Күз табибы белгечлеген алуыма ак яулыклы әбиләр сәбәп булгандыр. Күзләренә ак төшкән өлкәннәр, сукыр әбиләр күп иде элек. “Их, шуларга ярдәм итә алсам иде!” – дип уйлый идем. Бертуган абыем Марат Морзанов танылган онколог иде. Медицинадан кала башка өлкәләр кызыксындырмады, – ди Нәкыйбә Гаффаровна.

1979 елның мартында гаилә кора яшьләр. Нәкыйбәне Дәүләкән хастаханәсеннән теләмичә генә озаталар. Шулай булмыйча, өч ел дәвамында 600дән артык операция ясап, кешеләргә якты дөньяны күрү мөмкинлегенбүләк иткән табиб алтын бәһасенә тиң бит! “Ике кулы да тигез эшли торган күз табибы” диләр аны. Андыйлар бик сирәк була. Мөслимгә кайткач та күзгә операцияләр ясауны дәвам итә Нәкыйбә Гаффаровна. 45 ел эчендә 700дән артык операция ясый. Еллар үтә, заманча технологияләр күзләргә лазер белән операция ясау мөмкинлеген бирә. Бүген авырулар күзләргә операция ясату өчен табиб юлламасы нигезендә Уфа, Яр Чаллы, Казан, Әлмәт шәһәрләренә йөри.

– Район хастаханәсендә күзләргә операция ясау өчен кыйбатлы аппарат алу мөмкинлеге булды. “Урожай” колхозы җитәкчесе М.Сәлахов биш “Жигули” машинасы бәясе торган медицина аппаратын алып бирергә теләгән иде. Ул чорда баш табиб булып эшләгән Ильяс Абдуллович: “Бу кыз бездә озак эшләмәс шул, китәр”, дип алдыртмады, – ди Нәкыйбә ханым.

Нәкыйбә Гайнетдинова, сайлаган һөнәренә тугры калып, 45 ел Мөслим халкына хезмәт күрсәтә. “Профессионаллар даими рәвештә белемен арттырырга, яңа юнәлешләр белән танышырга, заман белән бергә атларга тиеш, ди Нәкыйбә апа. Ул үзлегеннән бик күп китаплар укый, заманча дәвалау алымнарын өйрәнә. Нәкыйбә Гайнетдинова РФ һәм РТ Сәламәтлек саклау министрлыкларының Мактау грамотлары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

– Әти белән әнинең эштән соң кайтуын, ялларда, бәйрәмнәрдә аларны эшкә чакыруларын күреп, белеп торсак та, без дә табиб һөнәрен сайладык. Әнигә ияреп хастаханәгә дежурга барган вакытларым хәтердә. Безнең уртак девиз – кешегә кирәкле булып яшәү. Улым Гәрәйхан белән кызым Фәриха да безнең һөнәрне дәвам итәргә тели. Табиб һөнәре зур җаваплылык таләп итә, аның ялгышырга хакы юк, – ди Наилә.

– Рәшит Гаянович һәркемгә шәхси якын килеп эшләве белән үрнәк. Авыруның савыгуын, билгеләнгән дәвалау схемасының ярдәм итүен күреп ихластан сөенә. Медицина хезмәткәренең эше катлаулы. Ул һәр авыруны иренмичә, җентекләп карый, төнлә чакыралар икән, бер уфтанмый килеп җитә. Шундый табиб белән эшләвем – минем өчен зур горурлык, – ди шәфкать туташы Гөлнар Кәримова. – Бер авылда котыру чиренә каршы 40ка якын кешегә вакцинация үткәргән хәтердә. Һәркайсы өчен борчылып, савыгуларын көтеп торган иде Рәшит Гаянович. Коронавирус эпидемиясе чорында күп кеше вафат булды, Рәшит Гаянович моны бик авыр кичерде

Рәшит Вагыйзов – “Сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе һәм башка күп бүләкләр иясе. Аның Мөслимгә эшкә кайтуына быел 51 ел була.

– Династияне дәвам итеп, оныкларны да табиб һөнәрен сайларлык итеп тәрбияләргә иде. Алга таба да күңел кушкан һөнәрдән тәм табып, кешеләргә кирәкле булып яшәргә язсын, – ди Рәшит Вагыйзов.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев